Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч балалы әтиләр мобилизациядән кичектерү алды

Хәзер, элекке кебек дүрт яки аннан да күп балалары булган аталарга гына түгел, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әтиләр дә чакырылырга тиеш түгел.

Моны Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов раслады.

"Бу, асылда, Оборона министрлыгының яхшы ишарәсе. Ул җәмгыять соравына җавап буларак барлыкка килде һәм чыннан да мобилизациядән кичектерүне бирү өчен берничә таләпне йомшартуны күздә тота".

Парламентарий, шулай ук, китерелгән аңлатмалар хезмәт кулланылышындагы документлар категориясе буенча уза, дип аңлатты, шуңа күрә алар әлегә кадәр беркайда да рәсми рәвештә басылып чыкмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев