Обнимама һәм Обнимашка филләре турындагы мультфильмны Татарстан буенча күрсәтәчәкләр
«Обними меня!» китабы мотивлары буенча ясалган анимация тасмасы ТР шәһәрләре парк һәм скверларында ачык җәйге кино күрсәтүдә катнаша.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты, Фил баласы һәм аның әнисе турындагы «Обними меня!» әкияте мотивлары буенча ясалган үзенең мультфильмын, Татаркино ярдәме белән, ТР шәһәрләре парк һәм скверларында ачык җәйге кинотеатрларда күрсәтеләчәк.
Анимация тасмасының төп геройлары - «Обнимама» балалар сөт ризыклары бренды персонажлары әни фил Обнимама һәм аның баласы Обнимашка.
Кичке күрсәтүләр җәй ахырына кадәр ачык һавада узачак. Төп фильмның һәр сеансы алдыннан тамашачылар Обнимашка фил баласы маҗаралары турында мультфильм карый алачак.
Кино күрсәтүләр Казан, Яшел Үзән, Буа, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Менделеевск, Болгар, Лениногорск, Азнакай һәм башка шәһәрләрдә узачак.
Афиша белән «ТатарКино» рәсми сайтында, шулай ук комбинатның – «ЗМК – Знак молочного качества!» һәм «Обнимама» социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев