Яшәеш
Нурлатта мәктәпкә "шартлаткыч куючы"ны тотканнар
Кичә, 1 февральдә, Нурлат районы хокук сакчылары тарафыннан 30 яшьлек ир-ат тоткарланган.
Әлеге җирле кеше 9 гыйнварга каршы төндә шәһәрдәге бер мәктәпкә бомба куелу турында ялган хәбәр җиткергән. Шалтыраткан вакытта аның исерек хәлдә булуы ачыкланган.
Ул вакытта полиция хезмәткәрләре, махсус этләр белән кинологлар мәктәпне тикшерә - шикле әйбер табылмый. Җинаять эше кузгатыла. Уйламый кылган гамәле өчен "террорчы" ир-атны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев