Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нурлат шәһәрендә барлык чор журналистларга һәйкәл урнаштырырга планлаштыралар

Шәһәр халкы яңа стела эскизын булдыруда катнаша ала.

Нурлатта барлык чор журналистлар хөрмәтенә стела урнаштырырга планлаштыралар. Инициатива белән “Нурлат-информ” басмасы җитәкчесе Резеда Гыйнәева чыгыш ясады, аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин хуплады.

"Хәзерге вакытта аның өстендә эш бара. Бу эшкә барлык нурлатлылар да кушылырга мөмкин, - дип билгеләп үтә "Нурлат-информ".

Һәйкәлне Сәлимҗанов урамындагы скверда куярга планлаштыралар. Стела район массакүләм мәгълүмат чаралары юбилеена бүләк булачак. 2020 һәм 2021 елларда үзенең 20 еллыгын

Нурлат телевидениесе билгеләп үтәчәк, ә "Дуслык" газетасына 90 яшь тула.
Һәйкәлне бизәү идеясе белән нурлатлылар “Нурлат-информ”ның социаль челтәрдәге битендә, электрон почта аша - redak@list.ru яисә 2-40-28 һәм 2-36-13 телефоннары буенча бүлешә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев