Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәтиҗәле эш – җимешле агач

28 гыйнвар көнне Зур Ключи авылында хисап сессиясе булды. Халык белән очрашуга ТР дәүләт советы җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев килгән иде.

Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Гатауллин 2019 елга йомгак ясады. Башкарылган эшләр шактый: автомобильләр үтәрлек һәм кешеләр йөрер өчен күперләр эшләнгән, юлларга таш җәелгән, урамнарны яктырту мәсьәләсе өлешчә хәл ителгән. Узган ел халык җыенында яңгыраган үтенечләрнең барысы да, диярлек, нәтиҗәле чишелгән. 
Авыл җирлеге башлыгы халыкка мөрәҗәгать итеп, җир һәм мөлкәт өчен салымнарны вакытында түләү зарурлыгын җиткерде. Аңлашылмаучылыклар туган очракта, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итү кирәклеген искәртте.
Җыенда халык гозерләрен, сорауларын да игътибарсыз калдырмадылар. Оешма җитәкчеләре, үзләренә кагылышлыларына җентекләп җавап бирде. Авыл халкын сәламәтлек саклау, юл куркынычсызлыгы, экология мәсьәләләре борчый. Аерым алганда, көндезге стационарны киңәйтүне, ашыгыч ярдәм бригадаларының килеп җитү вакытын кыскартуны үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Һәр яңгыраган сорау контрольгә, эшкә алынды. 

Гүзәл Җәләлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев