Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һөнәрле яшьләр – «алтын» яшьләр

2019 елда Казанда булачак эшче һөнәрләренең WorldSkills дөнья чемпионатында катнашырлык осталарны сайлап алу бәйгесенең «Яшь профессионаллар» дип исемләнгән региональ этабы узды. Әлбәттә, җиңүчеләр арасында талантлы һәм техника «җене» кагылган Яшел Үзән егетләре дә бар.

Алар май аенда Мәскәү өлкәсендә узачак Россия­нең җыелма командасын формалаштыру этабында катнашу хокукына ия булды. Бу - шәһәребезнең данын эшкә сәләтлеге ягыннан дөньяга белгертергә тагын бер адым кала, дигән сүз. Кемнәр соң алар, хәзерге күңелле җиңел тормыш рәвешен кулай күргән яшь буын вәкилләренең репутациясендәге кара тапларны юып, ирексездән үзләренә карата ихтирам уятучы шәхесләр? (Әйе, шулай дип атасам, артык үсендерү булмас, дип уйлыйм). Базасында ресурслар үзәге булган, шундый җитди чемпионатка, уку-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Вадим Поляков әзерләгән әлеге егетләр Яшел Үзән механика көллиятендә белем алалар. «Сәнәгатьтә автоматика» тармагында I урынга лаек булган IV курс студенты Эдуард Булгаков бәйгедән зур кичерешләр белән кайтуын яшерми:
- Ике көн эчендә 169 комплектлаучы детальләрдән торган датчиклы стенд белән идарә итү тартмасы җыярга кирәк иде, ә өченче көн җитешсезлекләрне юк итүгә китте. Үз көчемә ышансам да, беренче урынны ук алырмын дип уйламаган идем, мин бик шат, әлбәттә. Уку процессында кызык­лы булса да, үз кулларың белән шундый автомат җыю - бөтенләй башка эмоцияләр тудыра, һөнәри осталыкны арттыра. Миңа, гомумән, техника белән кайнашу бик ошый, шуңа бу уку йортын сайладым да, - дип, шатлыгы белән уртаклашты ул.
- Без барыбыз да сызымнар буенча эшләдек. Мин «Станокта санлы программалы идарә белән фрезер эшләре» юнәлешендә үрнәктәге детальне ясадым. Компьютерга, сызымны укып, үзең керткән саннар нәтиҗәсендә станок ясаган эшләнмәне кулларыңа алганда дулкынлану катыш ниндидер тылсымлы хисләр кичерәсең, - ди, I урын алу өчен 0,03 балл гына җитми калган III курс студенты Алексей Филиппов.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Тулырак - газетаның 27нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев