Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һөнәрле – үлми, һөнәрсез көн күрми, ди халык

Бүгенге көндә, эше булган – ачтан үлми, дип әйт сәк, дөресрәк булыр кебек.

Чөнки хәзер һөнәр үзләштерү зур мәсьәлә түгел, моның белән Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм үзәге халыкка зур булышлык күрсәтә. Иң мөһиме – эшләргә теләк булсын! Калганы белән әлеге оешма тәэмин итә.

19 апрель көнне, әлеге атап үтелгән Яшел Үзән үзәге, үзенең халыкка 30 еллык хезмәт күрсәтү датасын билгеләде. Шул вакыт эчендә, илдәге кризислар безнең шәһәрдә дә чагылыш табып, иң зур заводларыбыз заказларсыз калган вакытларда мәшгульлек үзәге күпсанлы халык өчен бердәнбер керем чыганагы була һәм аларны эш белән тәэмин итү юнәлешендә зур эш башкарып, сынауларны үтә, үзенең чын мәгънәсендә халыкка кирәкле хезмәт күрсәтү үзәге булуын раслый.

30 ел эчендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 176 мең яшел үзәнле мөрәҗәгать иткән һәм ярдәм алган, 6 мең кеше яңадан белем алган һәм яңа һөнәр үзләштергән, 65 мең яшел үзәнле яңадан һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт алган, 1000нән артык кешегә үз эшләрен ачуга дәүләт субсидияләре бирелгән.

Яшел Үзән муниципаль районы баш л ыгы Михаил Афанасьев, үзәкнең вазифасы гади түгел, һәркем эшсез калган кешеләр белән хезмәт итә алмый, ләкин алда торган бурычлар күп һәм аларны хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.
Оешманың юбилей датасы уңаеннан ТР Хезмәт министры Эльмира Зарипова Яшел Үзәнгә килде һәм районыбыз Мәшгульлек үзәгенең эшчәнлегенә югары бәя биреп, иң яхшы хезмәткәрләренә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова хезмәт ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырды.

Ул көнне министр гозерләрен аңа җиткерергә теләүче яшел үзәнлеләрне дә кабул итте. Килүчеләрнең һәрберсенең үз проблемасы, үзеңнеке үзәктә бит инде нинди генә булса да һәм аңа ачыклык кертеп, һәркемнең үзенә уңай якка хәл итәсе килә.
Эльмира Зариповадан консультациягә иң беренче Зинаида ханым керде.

– Мин пенсионер һәм бушлай санитар-курорт дәвалануына чиратка басасым килгән иде, әмма миңа тиеш түгел икән, моны фатирымның метражы зур булуны нигезләп, кире кактылар. Мин үзем бер бүлмәледә генә торам, ә милкемдә булган зур мәйданлысында улым гаиләсе белән яши, – дип ризасызлыгын белдерде.

 

 

Ләкин, закон – закон инде, ул синең милкеңдә рәсмиләштерелгән документларга таяна, ә һәр пенсионерның кайда яшәвен күзәтеп, тикшереп тору мөмкинлеге юк. Шуңа күрә, Зинаида ханым министрдан үзе теләгән җавапны ишетеп, канәгатьләнү ала алмады.
Анастасия исемле баласын ялгызы тәрбияләүче хатын, аңа 7 яшь тулганчы түләүле ялда булу мөмкинлеге турында белеште. Айлык керемен 80 яшьтән олы кешене караган өчен бирелә торган 1200 сумлык пособие генә дисә дә, моңа ышануы авыр, әлбәттә. Аңа берничек тә яшәп булмый. Моны Эльмира Зарипова да ассызыклады:

– Ирегез алимент түләми, аның әллә нигә бер акчалата ярдәм итүенә һәм әлеге пособиегә генә яшәп булмаганы көн кебек ачык, шуңа күрә сез биредә барысын да ачык сөйләп бетермәвегез аңлашыла, рәсми булмаган керемегез бар, димәк. Югары юридик белемегез бар, димәк эшсез дә калмаячаксыз. Сез инвалид түгел һәм закон буенча балагызга 7 яшь тулганчы түләүле ялда булу сезгә кагылмый, – диде министр.

Светлана ханым күп балалы. Ул безнең төбәктә олы балага 18 яшь тулганнан соң күпбалалы гаилә статусы юкка чыгу мәсьәләсен күтәрде, башка өлкәләрдә бу 23 яшькәчә икән. Аңа: «23 яшьтә күп кенә яшьләрнең инде үз гаиләләре бар, шуңа аларны әти-әни карамагындагы бала дип әйтеп булмый», – дип җавап бирделәр. Ә Марат үз һөнәре буенча эш таба алмавын һәм мәшгульлек үзәге аркылы бушлай укып, башка һөнәр үзләштерү мөмкинлеген ачыклады һәм уңай җавап алды.

– Мөмкинлектән файдаланыгыз һәм һичшиксез, яңа һөнәр алыгыз. Әмма шул һөнәрегез буенча эшкә урнашырга туры киләчәк, бу төп шарт. Юкса, сезне укытуга дәүләт бүлеп биргән сумманы сезгә түләргә туры киләчәк, – дип кисәтте Эльмира ханым.

Мәшгульлек үзәге ишеген үз гомерендә бер булса да ачып кермәгән кеше бик сирәктер, чөнки тормышта төрле хәлләр була. Ә биредә вакытлыча эшсез калучыларга, һөнәр алыштырырга теләүчеләргә, җәйге ял вакытында эшләргә теләк белдергән укучыларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр. Эш бар икән, димәк, өстәлеңдә икмәгең бар. Халыкка кирәкле хезмәтегездә уңышлар телибез, хөрмәтле мәшгульлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев