Ноябрьдә татарстанлыларны 3 ял көне көтә
Ноябрьдә татарстанлыларны өч ял көне көтә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 4 ноябрь, Халыклар берлеге көне, ял көне булып санала.
2017 елда 4 ноябрь шимбә көненә туры килә. Бәйрәм ял көне белән туры килгән очракта, бәйрәм көне киләсе эш көненә күчерелә. Шулай итеп, 4 ноябрь шимбәдән дүшәмбе 6 ноябрьгә күчерелә.
6 ноябрьдә ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. ТР бәйрәмнәре РФ бәйрәмнәре көненә туры килгәндә, өстәмә ял көне бирелми.
Шулай итеп, 2017 елда 4, 5 һәм 6 ноябрьләр ял көннәре булачак. Шул ук вакытта 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Чыганак: maydan.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев