Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ноябрьдә безне нинди үзгәрешләр көтә?

1 ноябрьдән Россиядә чыгарылган яңа автомобильләргә, шулай ук читтән кертелә торган автомобильләргә машина йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәтләре турында кәгазь урынына электрон хәбәрнамәләр тутыра алачак.

Моны «ОСАГО ярдәмчесе» кушымтасы аша ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырмыйча гына эшләргә мөмкин. Аварияләрдә ике автомобиль катнашса, зыян күрүчеләр һәм зыян күргән өченче затлар юк икән, мондый документны рәсмиләштерергә була. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар юл-транспорт һәлакәте схемасын һәм тиешле фоторәсемнәр ясарга тиеш. Бер ел элек кушымта аша электрон хәбәр итү буенча эксперимент Россия Федерациясенең биш төбәгендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Ленинград өлкәсе һәм Татарстан Республикасында старт алды.

1 ноябрьдән Россиядә чыгарылган яңа автомобильләргә, шулай ук читтән кертелә торган автомобильләргә транспорт чараларының кәгазь паспортлары (ПТС) рәсмиләштерелүдән тукталачак. Кәгазь ПТСлары булган автомобильчеләр аларны куллануны дәвам итә ала.

3,5 тоннадан алып 12 тоннага кадәр авырлыктагы йөк машиналарында тахографлар куелырга тиеш. Җайланмалар машина йөртүчеләрнең дөрес хезмәт һәм ял режимын күзәтеп тору өчен кирәк.

1 ноябрьдән еллык табыш күләме 40 млн сумнан артып киткән сәүдә агрегатлары түләүләрне «Мир» картасы буенча кабул итәргә тиеш булачак. 2021 елның 1 мартыннан керем күләме - 30 млн сумга кадәр, ә 1 июльдән 20 млн сумга кадәр кимиячәк.

Компания 30 ноябрьгә кадәр электрон кадрлар әйләнеше кертү экспериментында катнашу өчен гариза бирергә тиеш. Аны компаниянең мәгълүмат системаларында да, “Работа в России” порталында да алып барырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев