Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Новониколаевский бистәсендә игелек йорты ачылды

Кечкенә Саша һәм Юра Калантаевларга әбиләре белән бергә яңа йорт ачкычы тапшырылды.

Узган ел ахырында әти-әнисез һәм түбәсез калган Саша һәм Юра игезәкләренең фаҗигасе күп кенә татарстанлыларны битараф калдырмады. Әбисе Гөлсинә Калантаеваның игезәк балаларны опекага алырга әзер булуына карамастан, балаларны, тиешле торак шартлары булмау сәбәпле, приютка җибәрделәр.

Гаиләгә битараф булмаган кешеләр ярдәм итте. 75 кв. м. мәйданлы яңа йортны «Ханский дом» ҖЧҖ - гендиректор Ильяс Гыймадиев, хезмәттәшләре, партнерлар, "Россия рухы" хәрәкәтендә катнашучылар ярдәме белән төзегән.

Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин гаиләне өй туе белән котлады. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән ул гаиләгә нык сәламәтлек, гармония һәм иминлек теләде, шулай ук Гөлсинә хагымга телевизор һәм балаларга уенчыклар бүләк итте.

Өйгә керер алдыннан ишегалдында азан яңгырады.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев