Норлатның «Өмет» волонтерлары битараф булмаган барлык авылдашларга рәхмәт сүзләрен җиткерә
Ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәт!
Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында үрелгән 2 маскировка челтәрен илтеп тапшырган Илнур Мансуровичка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шулай ук Мулла Иле төп мәктәбенең укытучысы Рамил Садыйковка фронттан килгән махсус үтенечне үтәп, үз өендә 120 окоп шәме әзерләгәне һәм 18 биш литрлы шешә су китергәне өчен зур рәхмәт.
Олы Ачасыр һәм Мулла Иле авылларында яшәүче битараф булмаган барлык авылдашларга да вакытында күрсәткән ярдәмнәре, киң күңелләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Бердәм булганда гына без көчле! Изге гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев