Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат мәдәният йортында - «Балкыш» фестивале

8 апрель көнне Норлат мәдәният йортында идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы арасында «Балкыш» фестивале үткәрелде!

Хәр авыллар үзләренең талантлы сәхнә ветераннарын алып килгән иделәр. Аларның өлкән булуларына карамастан шундый матур чыгыш ясауларына без яшьләр сокланып, ис китеп карап утырдык!!!Шушы чыгыш ясаучылар арасыннан ин яхшыларын сайлап алырга жюри әгзәләренэ җинел булмады, тик шулай да иң яхшыларын сайлап алдылар ул : Норлат авылыннан Аминовлар гайләсе, Татар Танаеннан Мустафиннар гайләсе, Тауиленнэн Ишмухаметова Люция хәм Олы Ачасыр авылыннан «Папури» ансамбле. Жюри әгзәләре, Норлат халкы бик канәгать булып калдылар. Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Наиль Фәрит улы Харунов катнашучы өлкән ветераннарга чын куңеленнән рәхмәтен белдерде. Ветераннар советыннан килгән кунак, жюри әгзәсе Валентина Виталий кызы бүләккә Норлат халкына үзенең яраткан җырын бүләк итте! Бу бәйгедә оештыручыларга , катнашучыларга уңышлар теләп, мондый кичәләр ешрак булсын иде дигән теләктә калабыз.Рәхмәт сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев