Норлат мәдәният йортына ремонт кирәк, авария хәлендә, дигән сүзләрне инде күптәннән ишетеп килсәк тә, ябылды дигәненә бигүк ышанып бетәсе килмәде.
Хатта язылганча, Норлат кебек зур авылның клубсыз яшәвен күз алдына китерүе бик авыр.
Минем үземә дә мәктәптә укыган чорда бу бинада күп тапкырлар үзешчән сәнгать смотрларында катнашырга, журналист буларак эшли башлагач, биредә узган бихисап чаралар, бәйрәмнәр турында язарга туры килде. Чын мәгънәсендә үз исемен аклап, гөрләп эшләде Норлат мәдәният йорты. Тупланган коллектив та сүз әйтерлек түгел иде. Төрле бәйгеләрдә дә норлатлылар алдынгы урыннарны бирмәде.
Менә мин янә шушы клуб янында басып торам. Эш графигы алынып куелмаган булса да, ишектә ике зур йозак. Эченә үк уза алмасак та, бинаның бик тә кызганыч хәлдә булуы тышыннан ук күренә. Инде бер як диварының кирпечләре үк коела башлаган, ерактан караганда бер якка авышкан да кебек. 1965 елда ук төзелгән әлеге бинаны ремонт ясап кына янә файдалануга тапшырып булмый. Аны сүтеп, яңасын төзергә кирәк. Әмма бүген авыл халкына, яшьләргә, балаларга нишләргә соң?
Алия Гаязова.
Тулырак - газетаның 38нче санында.
Нет комментариев