Норлат балалар йорты базасында түгәрәк өстәл үткәрделәр
Норлат балалар йорты базасында «Яшүсмерләрнең девиант тәртип белән проблемаларын профилактикалау буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.
Түгәрәк өстәлдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы, ТР РКДН әгъзасы Забегина Татьяна Вениаминовна, ТР ЗМР ИК җитәкчесе урынбасары Нигъмәтуллин Динар Азат улы, ТР ЗМР ИК әйдәп баручы белгече Фролова Юлия Александровна, Норлат урта мәктәбе директоры Зиннәтуллин Рамил Ринатович һәм балалар йортының педагоглары катнашты.
Д.А. Нигъмәтуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда ПДН катнашында балалар йортында түгәрәк өстәл уздыру балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен социаль институтлар арасында актив хезмәттәшлек булдыру һәм балаларга кагылышлы проблемаларны уртак хәл итүгә омтылыш ул, дип билгеләп үтте.
Забегина Т.В. тарафыннан яшүсмерләрнең деструктив тәртибен профилактикалау оешмаларында эшләүнең бер юнәлеше буларак «Юл сайлау» проекты тәкъдим ителде.
Очрашуда шулай ук яшүсмерләр арасында төрле социаль күренешләрне профилактикалау өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Илсөяр Хәләлетдин кызы профилактика субъектлары вәкилләренең уку йортлары белән актив хезмәттәшлеге мөһимлеген билгеләп үтте һәм яшүсмерләр җинаятьчелеген профилактикалауда теләгән нәтиҗәгә ирешү бары тик алар белән тәрбия эшенә профилактиканың барлык субъектларын җәлеп иткән очракта гына ирешергә мөмкин, дип белдерде.
Очрашу азагында Норлат балалар йорты җитәкчесе Р.Р. Миңнуллина барлык катнашучыларга уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Ул заманча таләпләргә туры китереп, балалар йортында тәрбия бирү механизмнарын модернизацияләүгә юнәлтелгән уңай үзгәрешләргә басым ясады: тәрбия мохите булдырудан алып төрле структуралар – дәүләт хакимияте органнары, массакүләм мәгълүмат чараларының һәм психологик, педагогик, медицина учреждениеләренең үзара хезмәттәшлегенә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев