Ноябрь ялларында кечкенә пациентлар белән медицина ярдәме алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
Ашыгыч очракларда ашыгыч медицина ярдәменә бердәм «103» номеры буенча мөрәҗәгать итегез.
3 ноябрьдә балалар хастаханәсендә тәүлек буе дежур педиатр кабул итәчәк.
4 ноябрьдә 8.00-12.00 сәгатьләрдә №1 һәм №2 балалар поликлиникаларында һәм Осиново авылы поликлиникасында дежур педиатрга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Калган вакытта Яшел Үзән балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә барырга була.
6 ноябрьдә дежур табиб шәһәр хастаханәсендә шулай ук тәүлек буе кабул итәчәк.
2 һәм 5 ноябрь эш көннәре бер сәгатькә кыскартыла.
Җәрәхәт алган очракта, тәүлек буе травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул Гоголь ур., 1 йорт адресы буенча хирургия корпусында урнашкан.
ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев