Нәни яшел үзәнлеләр юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде
20 апрельдә Яшел Үзәннең «Василек» 17нче балалар бакчасында оныклары белән әби-бабайлары катнашкан юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены булды.

Анда барабан әйләндерергә кирәк иде. Барабанны әйләндерүгә экранда видеосораулар килеп чыгып, катлаулы юл ситуациясендә аңлашырга кирәк булды.


- Балаларга шундый дәресләр уздыру безнең көндәлек эш ул, - дип аңлата ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Балалар юл йөрү кагыйдәләрен никадәр иртә өйрәнә башласалар, юлларда шуның кадәр куркынычсызрак булачак.

Әлеге уенда катнашучыларга грамоталар, дипломнар һәм шулай ук яктылык биреп торучы браслетлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев