Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нинди татар фамилияләрен без русларныкы дип саныйбыз

Танылган ике рус язучысы Николай Карамзин һәм Иван Тургеневның руслашкан татар нәселләре вәкилләре булуы һәркемгә мәгълүмдер, мөгаен.

Әмма татарлар чыгышын иске Мәскәү боярлыгы һәм дворянлыгының башка танылган фамилияләре арасыннан да күп табарга була.
Аксаковлар, Булгаковлар, Апраксиннар, Горчаковлар, Шереметевьевлар, Тимирязевлар – алар барысы да рус хезмәтендә татарлар нәселеннән булып, йөзәрләгән еллар узгач та, ата-бабалар турында истәлекләрне саклап калган.

Тик кайбер татар фамилия ләре шулкадәр руслашкан ки, алар хәзер чын-чынлап славян фамилияләре булып санала. Шулар турында без хәзер сөйләшәчәкбез дә.

Мөгаен, иң ачык мисал бу лып, төрекләр һәм татарлар арасында киң таралган традицион мөселманча Шәрәф исеменең Шәрәпов фамилиясенә әйләнүедер. Гарәп теленнән ул «намус» яки «батырлык» дип тәрҗемә ителә. Бәлки «шәраб» сүзеннән алынгандыр, башка вариантлары да булырга мөмкин, тик алар барысы да безне Идел буе ягына алып килә.

Тагын бер мөселман исеме Исмәгыйль исеменнән Измайлов фамилия се (гарәп халкының башлыгы шулай атала) руслар тарафыннан бик иртә алына. Әле 14нче гасырда ук татар Шабан Исмаил Мәскәүгә түгел, Рязань кенәзлегенә хезмәт итәргә күчә. Аның нәселе Измайловларга әйләнә һәм безнең тарихка шулкадәр кереп кала ки, хәтта рус императоры армиясенең пехота полкына да Измайлов исеме бирелә.

Җырчы Надежда Кадышева чыгышы буенча мордвалардан булса да, аның фамилиясе татарныкы да булырга мөмкин. Һәрхәлдә, Иван Грозный вакытында Кадыш-морза Мәскәү хезмәтенә күчкән, берничә тапкыр Кырым илчелегенә барып, күпсанлы нәселгә ия булган.

Танылган генерал, Кавказ сугышы герое Яков Бакланов Дон казакларыннан булып, борынгы заманнардан бирле көчле татар йогынтысы астына эләккән. Бу кешенең фамилиясе төрекләргә барып тоташып, рус теленә «кыргый каз» яки «зур баш» дип тәрҗемә ителә.

Биолог Мичурин һәркемгә мәгълүм, һәм теләсә кайсы уйланучан кеше аның фамилиясенең татарларга охшашлыгын ачыклый ала (Акчурин, Байчурин һ.б.) Эш шунда ки, бу галим көньяк рус җирләрен һөҗүмнәрдән сак лаган татарлар нәселеннән булган. Бу фамилиянең беренче йөртүчеләре 16нчы гасырда ук чик буе шәһәрләре булган Тамбов һәм Рязань дворяннарыннан.

«Базар» фарсы сүзе булып, Ислам дөньясы буенча киң кулланылса да, рус теленә татарлар аша эләгә. Еш кына ул базар көнендә туган кешеләрнең кушаматына әверелгән. Татар Тимер Базаров беренче тапкыр Мәскәү хезмәтендә 1568 елда ук искә алына, һәм бу фамилия йөртүчеләрнең бер өлеше аның нәселеннән.

Философ Бердяевның нә сел-нисбәте 16 нчы гасыр азагыннан бирле дворяннар булган, бу исә Казан ханлыгында рус хакимиятенең раслануы белән туры килә. Әлеге фамилия, чыннан да, татар тамырларына ия, чөнки төрки сүздән төзелгән, ул «бүләк», «бирү» һәм башкаларны аң лата. Ул еш кына Бирдибек, Бирдыев, Ходайбирдыев кебек күп кенә исемнәрнең һәм фамилияләрнең компоненты булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев