Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

НИНДИ ХИЛАФЛЫКЛАР ТАБЫЛГАН? КОНТРОЛЬ ПО ТЕХНИКЕ БЕЗОПАСНОСТИ

Яшел Үзән районы башлыгы карамагындагы Хезмәтне саклау буенча Координацион совет планнан тыш күчмә утырыш уздырды.

Бу юлы «ОРЦ «ЗЕЛЕНОДОЛЬСК» ҖЧШ төзелеш объеты каралды.
Тикшерү барышында подрядчы оешмаларның иминлек һәм хезмәтне саклау шартларын бозу фактлары ачыкланды. Болар хезмәткә махсус бәя бирү һәм хәвеф-хәтәрсез эш алып бару өчен инструктаж алып бармау, эшкә мәҗбүри медицина күзәтүеннән башка кертү һәм башкалар. Төзелеш өлкәсендә хезмәтне саклау таләпләрен бозу бәхетсезлек очракларын китереп чыгаручы төп сәбәп булып тора. Комиссия «ОРЦ «Зеленодольск» ширкәте җитәкчелегенә подрядчы оешмаларга карата контрольне көчәйтергә һәм кимчелекләрне вакытында юк итәргә боерды, дип хәбәр итә район Советы матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев