Әниле йорт – ямьле йорт
Укытучы - дөньяны танып белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остаз, газизләрдән-газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат ул. Иң күңелле чаклар мәктәп еллары инде күптән артта калса да, һәркем күңелендә яраткан укытучысын йөртә.
Алия Гаязова
40 елдан артык Олы Яке мәктәбендә татар балаларына иң авыр фәннәрнең берсе булган - рус телен укыткан Римма Йосыпованы бихисап укучылары хөрмәт белән, сагынып искә ала. Мин моның шулай булуына үзем дә инандым. Ветеран мөгаллим белән бик тә истәлекле дата, юбилей көнендә очрашып күрешергә насыйп булды. Кыска гына вакыт эчендә шалтыратулар кайдан гына килеп ирешмәде. Һәм һәрберсендә яраткан укытучыларына рәхмәт сүзләре, изге теләкләре яңгырады. Ә Римма апа бүгенге көндә бернәрсәгә дә мохтаҗ кеше түгел, аның өчен укучыларының игътибары, җылы сүзләре кадерле.
Язманың дәвамы газетабызның җомга санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев