Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Никах көне, никах көне безнең...

Әйе, бу вакыйга тормышның иң дулкынландыргыч та, иң бәхетле дә мизгеле. Яңа гаиләгә нигез салып, Аллаһ каршында кавышкан көнне үзенчәлек ле дә һәм дөрес тә оештырасы килә.

Яшь парлар һәм аларның әти-әниләре алдына, никахны кайда укытырга, дигән мәсьәлә килеп баса.
Элек мондый сайлану юк иде, әлбәттә. Тыйнак кына итеп, кайсы якта ничек гадәткә кергән, йә кыз ягында, йә егет ягында йоласын китереп, укыта иделәр. Ә хәзер никахны зур туй итеп уздыралар. Кемдер өендә яки кафеда, ә кемнәрдер мәчеттә. Менә шулай туганнарына иман йортында никах укытканда, коллегабыз Гөлзия Ибраһимовада сорау туган һәм ул аны инстаграм төркемебездә видеоязма аша халыкка да җиткергән иде. Анда язылган бик күп комментарийларга караганда, фикерләр төрле.

Бер яртысы, кызны туган нигезеннән никах укытып алып китәләр, өйдә укытылырга тиеш, йортка да дога керә, дисә, икенчеләре мәчеттә укыту ягында: «Яшьләрнең бәхет юлы, томыш юлы мәчеттә – чиста һәм догалы җирдән башлансын», – ди. Инде мәчеттә никах укытуның уңай якларын да беләбез, шулай бит.

Ике яктан да күпләп якыннар җыела, өйдәге кебек алдан төн йокламый әзерләнәсе, иртәгәсен кунак лар сыйлап егылганчы чабасы һәм җыештырасы юк, рәхәтләнеп бертигез булып тантананың кунагы булып утырасың.

Ничек кенә булмасын, һәркемнең үз фикере һәм үз дөреслеге. Иң мөһиме – яшьләр бәхетле һәм никахлары бер, гомерле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев