Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ник шул кадәр әшәке соң бу халык

#әйтәмәле

Хәзер күпләр интернеттта, социаль челтәрләрдә утыра бит инде. Менә анда төрле фикерләрне укып, кайвакыт егылып­лар китәрлек буласың. Ниләр генә язмыйлар. Ни кызганыч, бәхетсез кешеләр күп. Чөнки бәхетле, күңеле бай, тыныч булган кеше беркайчан да башкага начарлык теләми һәм тырнак астыннан кер эзләми. 

 

Җырчы Иркә ВК төркемендә фотосын куйган, шуңа берәү: «Ирең сугышка киткәннән бирле, фотолар тезәсең», – дип гаепләгән.

Беренчедән, Иркә урынына үзеңне куеп кара. Эчендә ут янса да, сиздерми, халык алдына ничек тә елмаеп чыга ул. Якыннары шунда булган кешеләр генә аңлый инде аның халәтен. Гайбәт язганчы, матур теләкләреңне телә, менә булырсың кеше, дип язмакчы идем дә, андыйларларга аңлатудан ни мәгънә соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев