Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ник Яшел Үзәндә очсыз гына тамак ялгап чыгар ашханәләр юк

#әйтәмәле

Кызлар, алтыннарым, хәерле көннәр!

 
Шәһәргә еш килергә туры килә безгә, көннәр буе йөреп ашарга да керми булмый. Тик шәһәребездә элеккеге сыман кереп ашап чыга торган ашханәләр юк. Затлы-затлы кафеларга кереп 3-4 мең акча калдыра алмый бит авыл халкы. 

 

Әле бер көнне Казанга барырга туры килде дә, «Добрый» столовыйга кереп ашадык. Башта борын чөергән идем, имеш бөтен кеше шунда кайнаша, чиста түгелдер дип. Керсәм исем-акылым китте.

 

 Борынга иң беренче булып тәмле аш исе килеп бәрелде, шуннан китте инде бер бер артлы: аш, второе, компот. Ул ризыкның тәмлелеге, ә иң мөһиме – бәяләр «тешләми». Дүрт кешегә рәхәтләндреп ашап чыгу 527 сумга төште, җәмәгать. Мондый бәяләрне кайда күргәнегез бар? Шунысын да әйтми булдыра алмыйм, бәдрәф ялт итеп тора, чисталыкка тел-теш тидерә торган түгел.

 

 Язуымның максаты шул, ник Яшел Үзәндә дә шундый ашханә ачмыйлар икән ул, белешегез әле, матурларым.

Тирән ихтирам белән
Фаягөл апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев