Нигә Яңа елга агач кисәләр?
***
Бервакыт гыйлем фәрештәсе зирәклек фәрештәсеннән сораган:
– Кешеләр нигә дип бәйрәмгә агач кисә?
– Чөнки алар шул рәвешле бәхет табабыз дип уйлый. Тик бу ялгышлык. Чөнки чын бәхет уйлар һәм намус тынычлыгында. Ә чыршы кисүне кара тылсымчылар, планетада һаваны начарайту һәм кеше гомерен кыскарту өчен, караңгылык патшалыгына корбан китерү кебек уйлап чыгарган.
– Без ничек итеп кешеләргә кара тылсымчыларның бу мәкерле планнарын аңларга ярдәм итә алабыз?
– Агач балаларының да кеше балалары кебек үк яшәргә теләүләрен ничек булса да кешеләргә аңларга ярдәм итәргә кирәк. Бәйрәм хакына унар яки йөзәр ел үскән агачны кисү юләрлек! Мин бу фикерне гыйбрәтле сүзләр язучыга җиткереп карыйм. Ә аны бер-беренә тапшыручылар планетаны һәм үз гаиләләрен саклаучыга әйләнер! Әлеге гыйбарә дөньяны әйләнсен һәм кешеләргә аң-зирәклек бирсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев