«Нигә безнең мәхәббәтебезгә хыянәт иттең?»
Туй күлмәкләре сайлап йөргән көннәрнең берсендә кыз, аяз көнне яшен суккан кебек, бер хәбәр ишетә. Исламның студенткасы аннан авырга узган. Ышанмый башта бу гайбәткә. Онытырга тырыша, уйламаска. Әмма нигәдер ап-ак туй күлмәкләре сорыланып калгандай була. Тик бу билгесезлек озакка бармый. Башын иеп Ислам аның янына килә...
Айбану апа белән без очраклы рәвештә генә таныштык. Сәяхәткә чыккач, үтеп барышлый бер шәһәрдә – кечкенә кунакханәдә тукталдык. Шунда урын-җирләре биреп торучы апа балалар белән татарча сөйләшүемне ишеткәч, яныма килеп туган телдә сөйләшүемә гаҗәпләнүен әйтте. «Балалары белән бик сирәкләрнең генә сөйләшкәнен күргәнем бар. Сез кайдан соң?» – дип сорады. «Татарстаннан», – дим. Шулчак апаның күзләре яшьләнеп китте. Әмма ул сер бирмәде: «Ярый, урнашыгыз», – диде дә китеп барды. Ләкин ул күз яшьләре тынгылык бирмәде инде, икенче көнне иртән мин аны үзем эзләп таптым. Сөйләшеп киттек.
Айбану аның мулла кушкан исеме. Тормышта аны башка исем белән атап йөртәләр. Сталин үлгән көн тирәсендә туган балага мулла Айбану дип исем куша, ә Сталинны Алла урынына күреп яшәгән сугыш үткән әтисе, Илбашы үлгәч, илереп елый-елый да «кәнсә»гә барып кызының исемен алыштырып кайта. Имеш, бакыйлыкка күчкән Сталинга хөрмәт йөзеннән. Әнә шулай Айбану Стеллага әйләнә. «Әллә исем алыштырганга шулай бәхетсез булдым микән мин?» – ди ул. Хәер, авыр язмыштан чыгу юлы эзләп им-томчы әбигә баргач: «Бу исемең сиңа бары бәхетсезлек кенә китерә, алыштыр», – дип киңәш итә. Инде күп еллар Стелла булып йөргәч, ул адымга бара алмый. «Хәзер дә еш уйланам бу хакта, әмма җитмешнең өске ягында исем алыштырып йөрү кеше көлкесе булыр кебек», – ди. Ә Айбану апа дип эндәшкәч, бик сөенде үзе.
Авылда туып-үскән кыз институт тәмамлый. Телевидениегә редактор булып эшкә урнаша. Җаны-тәне белән сәнгатьне ярата кыз. Ул вакытта әле телевидениенең абруйлы чаклары. Бөтен җырчы зәңгәр экраннарда күренергә тели. Телевидениегә әледән-әле сәнгать әһелләре килә. Дуслашып китәләр. Безнең Татарстаннан да элеккеге танылган җырчылар белән дус ул. Әле дә кунакларга йөрешәләр икән. Әнә шул килгән сәнгать әһелләре арасыннан бер чибәр егетнең күзе төшә бит Айбануга.
Әйдәгез, без аны Ислам дип атыйк. Егетнең игътибарына яшь Айбану да җавап бирә. Көннәрдән бер көнне егет телевидениегә эш белән түгел, ә Айбануны очрашуга чакырырга килә. Яшьлекнең гөрләп чәчәк аткан вакыты. Алар арасында уянган мәхәббәт икесе өчен дә тәүге була. «17–18 яшьләрдә дә ялкынланып бер гашыйк булып аласың әле. Әмма ул ярату түгел, ымсыну гына. Ә чын ярату ул акыл кергәч була. Безнең әнә шундый ярату иде. Тән белән генә түгел, җан белән ярату. Җаның белән тартылу», – дип искә ала Айбану ул чакларны. Бик матур йөри алар. Сез иң күркәм пар дигән сүзләрне еш ишетә. Әмма чәчләрен чәчкә бәйләргә ашыйкмыйлар. Кызның телевидениедә – карьерасы, ә җәйләрен концерт төркемнәре белән чыгып китә. Сәхнә яраткан кыз бик оста алып баручы була. Егет исә театр-спектакльләр белән җенләнгән. Аларга күрешүләр дә җитә. Көнкүреш мәшәкатьләре белән вакланып торасы юк. Әнә шулай җиде-сигез ел узып китә.
Гаилә кору нияте кызга утыз яшьләр тулганда килә башлый. Бала кирәк. Хатын-кыз бит ул дөньяга әни булыр өчен туа. Ана инстинкты соңлап булса да Айбану апада да уяна. Тупырдатып үз канын сөясе килә аның. Яраткан кешесеннән бу дөньяга сабый тудырасы... Бу хакта сөеклесе белән дә сөйләшәләр. Ниһаять, дип, Айбануны күтәреп алып кочагында рәхәтләндереп әйләндерә Ислам.
Туй күлмәкләре сайлап йөргән көннәрнең берсендә кыз, аяз көнне яшен суккан кебек, бер хәбәр ишетә. Исламның студенткасы аннан авырга узган. Ышанмый башта бу гайбәткә. Онытырга тырыша, уйламаска. Әмма нигәдер ап-ак туй күлмәкләре сорыланып калгандай була. Тик бу билгесезлек озакка бармый. Башын иеп Ислам аның янына килә. Гаебен таный. Ул кыз белән очрашып йөрүен дә, яратмыйча гына назлавын да... Кызның әниләре хәлле кешеләр икән, укырга киткән кызларының нишләп йөргәнен белгәч тавыш чыгарганнар. Исламга өйләнүдән кала, башка юл булмый. «Ә мин бит сине бик яратам. Гомерем буе яратудан туктамам», – ди ул. Айбану бер сүз эндәшми. Бары елый да елый. «Әйдә, бернигә карамый очрашуларыбызны дәвам итик», – ди ул. Кыз башын гына селки. «Чит ирләр белән очрашып йөрергә мине кем дип беләсең син», – дип кенә әйтә ала.
Айбану танышлары аша Исламның өйләнүен, аннан соң гаиләсен алып Татарстанга эшкә китүен ишетә. Бу югалтуны бик авыр кичерә кыз. Татарстаннан килгән һәр артист концертына, һәр спектакльгә йөри. Татар аһәңен ишетеп, сөеклесен күргәндәй була. Сагышларына түзәр хәле калмаган чаклары да күп була аның. Аны бары эше генә коткарып кала. Көне-төне телевидениедән кайтып керми.
40 яшьләренә җиткәч гаилә кора. Үзе артыннан йөргән бер хәрбигә кияүгә чыга. Яратып түгел. Бала табар өчен соңгы чиккә җиткәнен аңлаганга. Әллә хатынының җылысын тоя алмый – ай-кояш булып йөргән егет өйләнгәннән соң үзгәрә дә куя. Бик нык көнләшә. Айбануны сәхнәдән читләштерә, концерт-театрларга йөрүдән тыя. Ул һәрнәрсәдән шикләнә. Җитмәсә, уллары тугач, Ислам аларның ишекләрен шакый. Нәрсә уйлап килгән ул? Айбану апа моңа хәзер дә җавап таба алмый. Ислам ишекне ачып кергәч, каушап кала ир. «Телевидениедән мин, бер сорау белән килгән идем Айбану янына», – дип таныштыра ул үзен. Билгеле инде, аның борын төбендә ишек ябыла. Шул хәлдән соң тагын да явызлана ир. Пычак белән янап, аны өстәлгә кадап куйган чаклары күп була ирнең. Авырлы вакытта артык борчылгангамы, уллары да авыру булып туа. Улымны ятим итмим дип, гаиләсен сакларга бик тырыша Айбану, әмма чираттагы тапкыр баш өстендә пычак уйнагач, аерылырга була. Башка кияүгә чыкмый инде ул. Чыкмый гына түгел, бер ир-атны да үзенә якын җибәрми. Тәүге мәхәббәтенең хыянәте, иренең залимлеге ир-ат халкына карата ышанычын бетерә. Бөтен юанычы – улы һәм беренче мәхәббәте белән үткәргән бәхетле көннәр. Әнә шул елларны искә алып, әнә шул мизгелләр белән бәхетле булып яши. Үткәннәрне җибәрә алмый.
– Башкача очрашмадыгызмы? – дип сорыйм.
– Очраштык. Моннан унбиш ел элек. Безнең шәһәргә гастрольләр белән килделәр. Спектакльгә соңга калдым. Әкрен генә зал ишеген ачтым. Залда караңгы. Сәхнәдә спектакль бара. Ишек төбендәге басып торган аның сынын шундук танып алдым. Еллар үтсә дә... Әкрен генә иңенә кагылдым. Ә ул борылып карады да кочаклап та алды. Берничә секундка сузылган ул рәхәтлек әле дә җылытып тора. «Спектакльдән соң китмә, мине көт», – диде. Урыныма барып утырдым, әмма спектакль карый алмадым инде. Күңелемнән йөз түгел, мең тапкыр кабатлаган аңа әйтәсе сүзләрне барладым. Болай әйтермен, тегеләй әйтермен дип уйладым. Спектакль минем өчен бер гасыр бара кебек тоелды. Ниһаять, тәмамланды. Фойега чыктым да читкәрәк басып көтеп торам. Шуның кадәр дулкынланам, әйтерсең беренче тапкыр очрашуга җыенам. Инде тамашачылар таралышты. Ерактан гына аның миңа таба килгәнен күрдем. Күземә яшь бәреп чыкты. Менә хәзер барысын да әйтәм дип уйладым. Тик безнең очрашу юлыбызга аркылы төштеләр. Кемнәрдер килеп аны уратып алдылар да, кайдадыр чакырдылар. Әле миңа карый, әле тегеләргә. Ахырда ризалашты бугай, миңа кул селтәде дә, алар белән китеп барды. Мин юл буе елап кайттым...
Аннан соң театрлары безгә килде әле. Спектакльләрнең берсен дә калдырмыйм. Һәрберсен карап барам. Искиткеч матур спектакльләр куялар. Тик Исламны гына очратканым юк.
– Интернет аша табышалар бит хәзер, – дим, чын күңелемнән Айбану апаны жәлләп.
– Интернет белән дуслыгым юк минем. Хәер, эзләргә дә кирәк санамадым. Тик әллә картаю, һаман яшьлек мәхәббәтемне уйлыйм. Бәлки озак та яшисе калмагандыр. Ә күңелдә әйтелми калган сүзләр күп. «Нигә безнең мәхәббәтебезгә хыянәт иттең?» – дип сорыйсым килә. Күңелемдә аңа карата җыелган бөтен үпкәләремне әйтеп бетерсәм, җиңеләеп калырмын, йөрәктә тынычлык урнашыр кебек. Хәзер инде миңа берни кирәкми, бары тик күңел тынычлыгы гына.
– Ә, әйдәгез, мин сезгә аның номерын табарга тырышып карыйм, – дим Айбану апага, аны тыңлаганда чыккан күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Шалтыратырсыз да, барысын да әйтерсез. Нокта куярга кирәк бит инде.
Айбану апа балкып китте.
– Таба аласыңмы? Син бит аны белмисеңдер бит.
– Мин аны белмәсәм дә, бәлки, аны белгән дусларым табылыр…
Айбану ападан номерын сорап алдым. Ислам абыйның номерын табуга җибәрермен, дидем. Без якын туганнардай саубуллашып аерылыштык. «Тагын безнең шәһәргә юлыгыз төшсә, үземә шалтырат, фатирым зур, миндә тукталырсыз», – диде Айбану апа. Үзенчә аның миңа рәхмәтле икәнен аңладым…
Әни янына кайткач бу вакыйганы сөйләдем.
– Кеше язмышы белән уйнамыйсыңмы балам?! Үткән-беткән бит инде. Нигә иске яраларны кузгатырга?! Кирәкми, эзләмә номерны. Тапмадым дип язып кына җибәр. Яшьлектәге үпкә-үкенечләр кемдә дә бардыр инде. Үткәннәрне искә алып мөнәсәбәтләр ачыклап йөрү нигә кирәк?! Сөйләшеп алсалар, ул апаның күңеле җилкенеп куяр. Күңел картаймый дисәләр дә, ул яшьтә инде җилкенү дөрес тә түгел. Кирәкми.
«Ә нигә әле кеше үпкәсен йотып яшәргә тиеш? Ул бит кешене бәхетсез дә итә. Яшь чагында ук барысын да әйтеп биргән булса, бәлки, Айбану апага да хатын-кыз бәхете насыйп булыр иде», – дип, әнигә күпме тапкырлар аңлатырга тырышсам да, ул башын гына селкеде. Янәсе, кирәкми.
Әни белән дә ризалашкан кебек үзем, ә һаман Казаннан йөзләрчә чакрымдагы Айбану апа күңелдән китми. Бәлки, мин аның соңгы өмете булганмындыр. Димәк, мин дә аңа хыянәт итәм булып чыгаммы?!.
Чулпан Галиәхмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев