Әнием, Әминә Фазлуллина Кәримҗан кызы 40 ел гомерен, укытучы буларак, балаларга белем бирүгә багышлый.
Бөек Ватан сугышы ветераны әтиебез Фәезхан белән Айдар авылында 67 ел тату гомер иттеләр. Шул вакыт аралыгында күпме сагыш-борчулар, никадәр шатлыклы вакыйгалар булган. Иң мөһим бәхетләре без - өч бала (ике малай, бер кыз) булдык. Мәктәпне тәмамлагач, хәер-фатихаларын биреп, шәһәргә озаттылар. Әтием белән әнием безне чын мәгънәсендә тормышка аек акыл белән карарга, хезмәтне сөяргә өйрәттеләр. Алар биргән ныклы тәрбия нәтиҗәсендә без өчебез дә бу тормышта үз юлыбызны таптык. Әти-әни сүзеннән чыкмадык. Өчебезнең дә гаиләләребез, балаларыбыз оныкларыбыз бар. Хәзерге көндә дә аларның биргән акыллы киңәшләре белән яшибез. Үзебезнең балаларга да шундый тәрбия бирергә тырышабыз.
Безнең әниебез бик эш сөючән кеше. Яшь чактагы хезмәтен исәпләп бетерерлек түгел. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмады әле ул. Аның күңеле яшь, гомере буе авылдашлар белән мәш килеп яши. Күп еллар «Хатын-кызлар советы» җитәкчесе булып эшләде. Яшьләр өйләнешәме, дөньяга бала аваз саламы, мәчет ачыламы, изге чишмәләрне яңарталармы - әлеге тантаналы чараларны әнидән башка күз алдына да китереп булмый. Әни һәр чыгышын үзе язган шигыре белән тәмамлый иде.
Әтиебез вафат булганга инде ике ел үтеп китте. Ләкин тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк. Әниебез төшенкелеккә бирелми. Иҗатын дәвам итеп, шигырьләр яза, редакция белән элемтәдә тора. Ул бүгенге көндә авылда нигезебезнең тоткасы, өебезнең кояшы булып бик матур гомер итә. Йортыбызның ишекләре ачык булганга сөенеп, ашкынып авылга кайтабыз, чөнки самоварын кайнатып, балалары кайтканга сөенеп, анда безне әниебез көтә. Ишек алдында тавык-чебеш кыткылдап йөри, эт сөенеп аваз бирә. Бакчага чыккач, әниебез үстергән чәчәкләрнең матурлыгына таң калырлык. Нинди рәхәт, әни, син исән-сау булганда! Яшәгән саен яшисе килә. Рәхмәт сиңа, әни! Тагын күп еллар яши күр.
Аналарга булган рәхмәт сүзен,
Алыштырмас һичбер бүләк тә.
Авырмыйча, әни, озак яшә,
Балаларың шушы теләктә.
Күпме гомер үткән сырлар салып,
Ә күңелләр һаман яшь әле.
Һәрчак шулай безгә терәк булып,
Йөз яшькәчә, әни, яшә әле.
Кызың Ләлә, киявең Наил, оныгың Наилә.
Нет комментариев