Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ничек итеп, әти-әни исән чагында кайтмыйча, бер тамчы ярдәм итмичә, тыныч кына яшәргә була ул?!

***

Шөкер, балалар атна саен авылга кайтып, ат урынына бөтен эшне эшләп, тирә-юньне ялт итеп китә. Бер ялда улым, кайта алмыйбыз, кунакка барасы бар, ярыймы соң, дип, рөхсәт сорагач, күңелем тулды. Соң үзләре дә гаиләле, 50 яшькә җитеп килә торган ирләр бит инде, ә әнидән ризалык сорыйлар! Шулчак күзләремә яшьләр килде. Балаларымның шәфкатьле булуларына сөенеп, горурланып куйдым. Күршебезнең кызы җәе буе рәтләп кайтканы юк, хәтта бәрәңге алышырга да күренмәде. Каф таулары артында яшәми, ерак түгел районда гына гомер итә. Әнисе чүт йөри, авырый, әтисенең дә рәте юк. Менә шуларны күреп, йөрәк телгәләнеп куя. Ничек итеп, әти-әни исән чагында кайтмыйча, бер тамчы ярдәм итмичә, тыныч кына яшәргә була ул?!

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев