Ниһаять, Камилә Вәлиева хакында яңалык
Бу көннәрдә кышкы Олимпия уеннарын карап, җан атабыз. Камилә Вәлиеваны читләштерергә мөмкиннәр дигәч, барыбыз да теләк теләп тордык. Хәтта узган шимбәдә оештырылган чаңгы ярышларында да райондашларыбыз бу чарага икенче төрле дә мәгънә салган иде. Бәчек авылында аны Олимпиадада медаль яулаган якташыбыз Камилә Вәлиеваны яклау акциясе итеп оештырды.
Һәм менә бүген, Камилә Вәлиевага шәхси турнирда чыгыш ясарга рөхсәт бирделәр.
Спорт арбитражы суды (CAS) соңгы карарында 15 яшьлек татар кызын аклап чыкты. Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваны Олимпия уеннарында чыгышларын дәвам итә алачак.
Шулай итеп, Камилә 15 һәм 17 февральдә шәхси ярышта чыгыш ясый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Вот это очень хорошая новость. Ура.Ура. Ура.
0
0