Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ниһаять, авыручылар саны кими

Шатланырга да куркыта, шулай да коронавирус буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән статистика саннары кимүгә таба бара.


Соңгы тәүлектә Татарстанда авыруның 306 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 26сы хастаханәгә озатылган. 18 яшькә кадәрге балалар - 73
кеше.
Район һәм шәһәрләр буенча күз салсак, Казанда – 99, Түбән Камада – 31, Яр Чаллыда – 23, ә Яшел Үзәндә 27 авыру очрагы ачыкланган.

22 мартка Татарстанда 134 714 СОVID-19 очрагы теркәлгән. 1824 кеше үлгән, шуның бишесе соңгы тәүлектә расланган (ир-атлар 1949, 1940, 1958, 1944 елгылар һәм 1939 елгы хатын-кыз).

Бөтен чорда 121 274 кеше савыкты, шул исәптән, узган тәүлектә 1 293 кеше.

Барлыгы 2 489 893 кеше вакцинация (1 974 үсеш) узган, шуларның 1 926 021 икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 273 596 кеше узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев