Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни өчен зирәк ирләр үзләренең хатыннарына бүләккә акчаларын кызганмый, ни өчен аларны барлык күңелсезлекләрдән сак­ларга һәм кәефләрен төшермәскә тырыша?

Ир уңышы – хатында

Әгәр дә ир хатынына хөрмәтсез булса, аңа уңыш арты белән борыла, диләр. Бу нилектән шулай килеп чыга икән?

  • Хатын-кызның иҗади фикерләве ирләрнекенә караганда бик күпкә көчлерәк һәм шуңа күрә аның үзенекенә дә, ир язмышына да йогынты ясау сәләте бик югары.
  •  Хатын-кыз мөнәсәбәтләрдән канәгать һәм бәхетле булса, иренең эшләре уңай бара, аның каршында бөтен ишекләр ачыла һәм уңышларга ирешә башлый. Чөнки үзенең шундый эчке халәтендә ул иҗади фикерләү көче белән иренә уңышка фатиха бирә һәм аның тормышына уңай вакыйгалар җәлеп итә. Хатын-кыз аша ир-атка йә уңыш һәм үсеш ташкыны, йә җимергеч көч ташкыны ургыла.
  •  Хатын-кыз нечкә сфералар, энергия дөньясы белән тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә аның физик планны формалаштыручы фикерләре, эчке эмоциональ халәте тизрәк чынга аша. Әгәр хатын гаилә тормышыннан, иреннән канәгать булмаса, ир-атка максатларын тормышка ашыру, уңышка ирешү авыр булачак.

Ни өчен зирәк ирләр үзләренең хатыннарына бүләккә акчаларын кызганмый, ни өчен аларны барлык күңелсезлекләрдән сак­ларга һәм кәефләрен төшермәскә тырыша?

Алар канәгать хатын-кызның бөтен гаилә өчен бәхет чыганагы булуын белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев