Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ни өчен тормыш иптәше Данир Сабировка җанатарлар бүләк иткән ризыкны ашарга рөхсәт итми?

Популяр татар эстрадасы җырчысы һәм комик Данир Сабиров сөйләгәнчә, тормыш иптәше Миләүшә аңа концертларда тамашачылар һәм җанатарлар бүләк иткән ризыкларны ашарга рөхсәт итми.

Миләүшә белән Данир Сабировлар туры эфирда язылучыларының сорауларына җавап бирде, шулар арасында бер җанатарлары бүләк ителгән продуктлар белән нәрсә була һәм алар бозымга ышаналармы дигән сорау бирде. Данир Сабиров ризыкларны бик тә татып карар идем, әмма хатыным рөхсәт итми, дип җавап бирде.

- Чынлыкта, чит һәм таныш түгел кешеләр бүләк иткән ризыкны без ашамыйбыз: мин Данирга ашамаска кушам. Әмма команда – барысы да миннән һәм Данирдан кала – ашыйлар. Безне дөрес аңлагыз: минем беркемне дә үпкәләтәсем һәм рәнҗетәсем килми, әмма бездә төрле хәлләр булды, шулардан соң мин Данирга мин яки туганнарыбыз, якын кешеләребез әзерләгән ризыкны гына ашатырга тырышам, – дип сөйләде Миләүшә.

Фото: социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев