Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни өчен әле нәрсәдер алырга каенанадан рөхсәт сорарга кирәк?

Ни кызганыч, балалар тормышына кысылучы каенаналар бар ул.

«Һич, яңа кием алыр хәл юк» дип язган хат авторына үз фикеремне җиткермәкче идем. Беренчедән, ирең сине ярата икән, нигә әле әнисе белән сөйләшми? «Әни, синең ни эшең бар, синең акчага алмыйбыз бит», – дисен. Өйдә ир кеше хуҗадыр бит инде ул. Һәм әни үз урынында, ә хатын үз урынында булырга тиеш дип уйлыйм. Ни өчен әле нәрсәдер алырга каенанадан рөхсәт сорарга кирәк? Монда иреңнең дә гаебе бар. Мин үзем киленнәремә матур киенегез дип кенә торам. Алар тату яшәсә, безгә дә күңелле бит. Сөенеп кенә торырга кирәк. Ни кызганыч, балалар тормышына кысылучы каенаналар бар ул. Аракыдан айнымаган малае белән торган киленнәргә рәхмәт әйтәсе урынга, яманлап йөриләр. Кызлары булмаган каенаналар, сез яшь вакытта да шулай усал булгансыздыр. Әле картлык килә бит ул. Шул яратмаган килен кулына калырмын дип уйламыйсызмы?!

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев