Аналар турында сүз әйткәндә, күңелгә иң беренче аның балалары турында уй килә. Чөнки ул үзенең бөтен яшәү рәвеше, үгет-нәсыйхәт белән генә түгел, бөтен тормышы, балаларының әтисенә, туганнарына, якыннарына, күрше-күләнгә, авылдашларга карата мөнәсәбәте белән аларга үрнәк күрсәтә.
Сания апаның нинди кеше, нинди ана булуы турында аның балалары сөйли. Иң беренче чиратта алар иманлы, тәүбәле-тәүфыйклы, ил-көнгә ярдәмчел, кече күңелле, һәм юмарт кешеләр. Монда сүзләр артык. Сания апа турында кечкенә генә эпизод.
Без кызлары Асия белән бик якын дуслар. Шулкадәр дуслар булдык, хәтта парлап киенергә дә тырыша идек. Шулай берзаман плащ алдык. Алагаем зур трапеция плащ иде ул. Габбаз абый түзде, сүз әйтмәде. Бик модный плащ иде ул заманы өчен. Инде җәй җитте. Биек үкчәле босоножки алдык. Бу юлы Габбаз абый түзмәде. Хәтта босоножкиларны күтәреп атты. Бик кайнар кеше иде ул. Хәзерге акылларым белән мин аны бик аңлыйм: кызының сәламәтлеге турында кайгырткан инде ул. Шунда Сания апа: «Ие, Габбаз. Шулай Габбаз. Дөрес!» - дип торды да соңыннан безгә: «И, кызлар, бер дә кайгырмагыз! Бер җаен табарбыз! Киярсез-киярсез, Аллаһ боерса!» - дип безне юатты. Менә шулай, ир хакын хаклап, балаларының да күңелен күреп - барысын да җайлап-көйләп, матур яшәде ул. Намуслы яшәде. Бик чибәр иде. Соңыннан бик гыйлемле мөслимә, авылыбызның Акъәбисе булып гомер итте.
Менә шундый булып истә кала Сания апа минем күңелемдә.
Ә бүген инде Габбаз абый белән Сания апа сузган нәсел җебен балалары, оныклары, аларның да балалары дәвам итә. Иманым камил: алар әбиләре, дәү әниләре кебек иманлы, чын мөселманнарга хас сыйфатлар туплап, Аллаһның сөекле балалары булып яшәрләр. Әбиләре турында онытмаслар, киләчәк буыннарга да җиткерерләр.
Гүзәл Минһаҗева
Нет комментариев