90 яшькә җитү олы бәхет. Ә Зур Өтәктә яшәүче Зөләйха апа Фәхретдинова кебек ачык зиһенле, 70 яшьлекләр дә кызыгырлык җиңел - җитез килеш гомер үренә менү - Ходайның сөекле бәндәләренә генә язган бүләктер.
Гөлнара Вәлиева.
Зөләйха Гарәфетдин кызының гомере соклану һәм хөрмәткә лаек. Аның белән танышып сөйләшкәннән соң әлеге хисләр ихтыярсыздан, үзеннән-үзе туа. Бүгенге көндә безнең балаларыбыз әле әти-әни итәгеннән дә төшеп җитмәгән яшьтә, ул инде җиденче сыйныфны тәмамлап, парта артыннан чыгу белән, колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли башлый. Бу дәһшәтле 1941 ел була. Шул көннән аның ул чор таләп иткәнчә, партия кушканча намуслы һәм тынгы белмәс ялкынлы тормышы башлана. Нәрсәгә генә тотынса да җиренә җиткереп, булсын дип тырыша ул. Яшь булуына да карамастан, Зур Өтәктә авыл советы секретаре итеп билгеләнә. Аннан соң комсомолкага авылның уку йортын (изба-читальня) ышанып тапшыралар. Бу яңа эшкә үзенә хас ашкыну белән тотына ул. Мәдәни-агарту чараларын колхоз җитештерүчәнлеге белән бик оста үреп оештыра. Әлеге уку йортының эш тәҗрибәсе, районны узып, ТАССР Министрлар Советы тарафыннан уңай бәяләнә, хәтта «Городищенская изба-читальня в борьбе за высокий урожай» дигән брошюра да басылып чыга. Актив кыз бар җирдә дә - колхозның комсомол башлыгы вазифасын башкарырга да, ВЛКСМның обком әгъзасы йөкләмәләрен үтәргә дә, иҗтимагый тормышта кайнарга да, үзенең төп эшен алып барырга да өлгерә. Алдынгы карашлы Зөләйха белем алырга омтыла - колхоз председательләре әзерләүче өч еллык мәктәптә белем алып кайтып, агроном булып эшли. 1956 елда Өтәк, Мулла Иле һәм Норлат авыл Советы председателе итеп билгеләнә, ике тапкыр райсовет депутаты итеп сайлана. «Искра» колхозында 9 ел буе партком секретаре йөкләмәләрен авылдашларының, партиядәшләренең ышанычын акларлык итеп үти. Соңыннан, пенсия яшенә җиткәнче, Мулла Илендә авыл Советы рәисе була. 1981 елда лаеклы ялга китәсе урынга, тагын 5 ел дәвамында профсоюз комитетын җитәкли әле ул. Бу коры гына саналып чыккан еллар эченә күпме тырышлык, күпме хезмәт сыйган. Сугыш елларында тезләнгән илебезне торгызу өчен алны - ялны белми, көнне төнгә ялгап эшләгән вакытларның исәбе-хисабы юк... Зөләйха Фәхретдинованың эшчәнлеге хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә: медальләре, мактау грамоталары бихисап аның.
Арабызда тыйнак кына яшәүче, үзенең шәхси тормышы турында онытып, бөтен көчен эшкә багышлаганнарны белергә тиешбез, минемчә. Алар бүген дә безнең игътибарга, ихтирамыбызга лаек. Чөнки, Зөләйха апа кебек кешеләр безнең бүгенге матур тормышыбызны булдыруга зур өлеш керткән, нәкъ менә киләчәк буынга якты киләчәк төзүләренә ышанып хезмәт иткән шәхесләр.
Туксан яшендә дә дөнья хәлләре, яңалыклар белән кызыксынып, аларны анализлап, борчылучы Зөләйха апа бүген Зур Өтәк авылында туганнары Дәрика һәм Госман Фәхретдиновлар тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Барысын да алдан уйлап эшләргә күнеккән Зөләйха Гарәфетдин кызы өй дә салдырган. Киләчәк буынга аңардан тагын бер бик күркәм бүләк булып авыл башында балкып тора ул. Хәзерге мул тормышның рәхәтлеген тоеп, сау-сәламәт булып, Ходай биргән гомерләрен тыныч һәм матур картлыкта яшәргә насыйп булсын.
Автор фотосы.
Нет комментариев