Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәүрүз бәйрәменнән күңелле мизгелләр

Күгәй авылы мәдәният йорты каршында, халкыбызның күркәм бәйрәме Нәүрүз үткәрелде. Күгәйлеләр бу бәйрәмгә аеруча әзерләнеп, көтеп алалар. Мондый бәйрәмнәр балалар күңелендә яхшылык, изгелек сыйфатларын тәрбияләүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда мөһим чара булып тора.

Бәйрәм төрле милли уеннар, җырлар, такмаклар белән үрелеп барды.Тамашада катнашкан Кыш бабай( Наил Гафаров), Нәүрүзбикә ( Гөлсу Гафарова), Шүрәле  (Чулпан Габделхаева), Суфия апа Хәйруллина, Раушания Фазуллина, Шәмсия Даяновалар бик җитез булып, авылдашларны шаккаттырдылар. Җәядән ук ату ярышы яшен-картын кызыксындырды. Безнекеләрнең бөтен яктан да алдынгылыкны бирми торган егетләр арасында беренче урынны - Рәмил Заһидуллин, балалар арасында - Рөстәм Зиннәтуллин яулады. Җырлап, биеп күңел ачканнан соң барлык килгән кунаклар кайнар чәй һәм тәмле коймак, ботка белән сыйланып, бер-берләренә теләкләр теләп таралыштылар. Шушы бәйрәмне оештыруда катнашкан Күгәй мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә, катнашкан барлык авылдашларга олы рәхмәтебезне җиткереп, дөньялар имин булып, яңгырлар явып, игеннәр уңып, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар иде дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев