Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәтиҗә ясарга ашыкма

Бер тамчы зирәклек

Яшәгән ди ике күрше. Беренчесе балаларына куян сатып алган. Икенче күршенең балалары да үзләренә нинди дә булса йорт хайваны алуларын үтенгән. Әтиләре аларга немец көчеге алып кайткан.
Шулчак беренчесе күршесенә:

– Ул бит инде безнең куянны кабып йотачак!
– Юк инде, уйлап кара, минем этем әле көчек кенә, һәм синең куяның да кечкенә. Алар бергә үсәрләр, дус булырлар. Проблема күрмим, – дигән.

Эт хуҗасы хаклы булган кебек... Алар бергә үсә, дус яши. Эт белән куянны бергә күрү гадәти күренеш була. Балалар да моңа чиксез шатлана.
Бервакыт куян хуҗасы гаиләсе белән ял итәргә китә, ә куян ялгыз кала. Бу җомга көн була. Якшәмбе кичендә эт хуҗасы гаиләсе белән верандада чәй эчеп утырганда аларның үгез кадәр этләре килеп керә. Ул үзенең авызында тешләре белән канга, туфракка буялган куянны тоткан һәм иң аянычы ул үлгән була. Бу вакыт хуҗалары чак кына этне кыйнап ташламый.

– Күрше хаклы булган икән. Ә хәзер нәрсә? Безгә шул гына җитмәгән иде. Берничә сәгатьтән кайтып җитәрләр. Нәрсә эшләргә соң?
Эт чиный-чиный оясына кереп китә.
– Сез аларның балалары белән нәрсә булачагын күз алдына китерә аласызмы?Шулчак балаларның берсе идея бирә:
– Әйдәгез, аны яхшылап юабыз, киптерәбез һәм ишегалдындагы оясына кертеп куябыз. Йоклаган дип уйласыннар.
Шулай эшлиләр дә. Бервакыт күршеләрнең кайтканы ишетелә. Эт хуҗалары тизрәк үз йортларына кереп кача. Берничә минуттан балаларының кычкырулары тирә-юньне яңгырата: «Таптык!» Күп тә үтми, аларга ишек шакыйлар. Бусага төбендә куркудан йөзе агарган куян хуҗасы тора. Әйтерсең лә өрәк белән очрашкан.
– Нәрсә булды? – дип сорый эт хуҗасы.
– Куян... куян…
– Үлгәнме? Ә бүген көндез ул шундый шук иде!
– Ул бит инде җомга көнне үк үлде!
– Җомга көнне?
– Без киткәнче, балалар аны бакча башында җирләде. Хәзер ул кабат үз оясында ята!
Үзенең балачак дустын җомгадан бирле эзләгән эт, ниһаять, аны табып, коткару өчен казып чыгарган. Һәм хуҗаларына ярдәм итсеннәр дип алып килеп биргән.

Бу вакыйгадан чыгып шуны әйтергә мөмкин: беркайчан да чынлыкта нәрсә булганын белмичә һәм тикшермичә торып, нәтиҗә ясарга, кемгәдер хөкем карары чыгарырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев