Нәрсә кыйммәтрәк: гомереңме, әллә балыкмы?
ГИМС (кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе) инспекторлары Яшел Үзән районы сулыклары буйлап рейд үткәрде.
Ярдан кисәтүләр ярдәм итмәде һәм коткаручылар жилетлар киеп, бозга чыгарга мәҗбүр булды. Тикшерүчеләрне күргәч, балык чыларның күбесе качарга ашыкты. Тәртип бозуда тотылганнар боз калын һәм бернинди дә куркыныч булмавын исбатларга тырышты. Ләкин, кеше авыр лыгына түзә алырлык куркынычсыз боз калынлыгы күлләрдә 7 сантиметрдан артык булырга тиеш, ә елгаларга килгәндә – ким дигәндә 12 см.
– Нигә мин куркырга тиеш, – дип гаҗәпләнеп җавап бирә үзе белән таныштырырга теләмәгән ир-ат. – Мин бит яр буенда диярлек басып торам, монда максимум 120 см тирәнлек, мин батып үлмим! Әнә, анда эчтәрәк малайлар, аларны тотыгыз.
Әлбәттә, без малайларга да барып җиттек. Алар арасында полиция хезмәткәрләре боерыгына буйсынмаганнары да булды һәм аларны тоткарлау планы игълан ителде. Әлбәттә, егетләрне куып тоттылар һәм хәзер аларга кисәтү генә түгел,
4 мең сумга кадәр штраф та яный.
Көзге юка бозга чыгу куркынычы турында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балыкчыларны ел саен кисәтә. Елга култыклары боз кабыгы белән каплануга, кышкы балыкчылыкны яратучыларны, магнит кебек, сулыклар үзләренә тарта. Әгәр дә кисәтү чараларының файдасы тимәсә, телдән аңлатулар һәм үгет-нәсихәтләр белән генә калып булмый. Ныгымаган, куркыныч бозга чыгарга җөрьәт иткән кешеләргә админис тратив хокук бозу турында беркетмәләр төзиләр.
Иң мөһиме, урында беркетмә генә языла – кайбер хезмәттәшләрем үз материалларында, штраф салалар, дип язган иде – бу дөрес мәгълүмат түгел. Штраф салыргамы яки кисәтүне генә калдырыргамы икәнен комиссия яки суд кына хәл итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.06.2014 елгы 435нче карары белән, су объектларында кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләренә үзгәреш ләр кертелде. Хәзер боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булган су объектларына чыккан кешеләр өчен, 3.10нчы маддәнең 2нче өлеше нигезендә, кисәтүдән алып, 1000-1500 сум штраф салуга кадәр санкцияләр каралган.
– Менә монда яр буенда боз калын булырга мөмкин, ә менә бераз эчтәрәк – су юа торган урын, анда боз юка һәм ышанычсыз, – дип аңлата балыкчыларга ГИМС ның Яшел Үзән инспекторлык бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев. – Хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең төп уртак тырышлыгы сулыкларны патрульләштерүгә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә, уку йортларында профилактик әңгәмәләргә һәм лекцияләр укуга, шулай ук, елгалар һәм күлләргә якын урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр белән профилактик чаралар уздыруга юнәлдерелгән. Бу эштә Яшел Үзән ОСВОД (сулыкларда коткару оешмасы) белгечләре зур ярдәм күрсәтә.
Һәркемнең үз вазифасы: гадәттән тыш хәлләр минис трлыгы хезмәткәрләре балык чылар белән әңгәмәләр үткәрә, белешмәләр бирә, юка бозның куркыныч булуын искәртә. Җәмәгать тәртибен саклау бүлеге белгечләре кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзи. Бер рейд барышында 6 беркетмә төзелгән, алар хәзер админис тратив комиссиягә тапшырылган.
– Ничек инде куркыныч булуын аңламаска, әлбәттә, аңлыйбыз, – дип шәрехли балыкчы Валерий. – Тик җан тартыла, табигать чакыра. Мин инде берничә тапкыр баттым. Ярый әле янәшәдә генә балыкчылар бар иде, капюшонымнан тартып чыгардылар. Хәтта, берсендә, нервланудан кабырга астында шеш тә барлыкка килгәнен хәтерлим.
Шулай булуга да карамастан, ул кабат юка боз өстендә... Монда сүзләр артык, ни дип әйтергә дә юк.
Әгәр дә, хәтта үлем куркынычы да сезне куркытмый һәм сез тагын әле өлгермәгән сулык өстенә чыгып, боз астына киткәнсез икән, инспекторлар кулларны җәеп, боз өстендә тотынып калырга киңәш итә. Мөмкин булса, кулларыгызны алга сузып, күк рәгегез белән боз читенә ятыгыз яки кулларыгызны артка сузып, каршы яктагы боз кырыена терәлеп, аркагызга ятыгыз. Аннары, хәрәкәтләнеп, куркыныч урыннан чыгарга тырышыгыз. Әлбәттә, ярдәмгә чакырырга кирәк.
Бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда 112 яки 101 телефоннары буенча шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев