Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наркотиклар пропагандасы өчен нинди җаваплылык каралган?

Белә идегезме?

Аңлатма «Реклама турында» федераль законда бирелгән.
Әлеге законның 7нче маддәсенә ярашлы рәвештә, наркотик һәм психотроп матдәләрне пропагандалау тыелган. Монда сүз аларны ясау яисә куллану ысуллары буенча мәгълүмат бирү, урнаштыру турында бара. Әйтик, контактлары күрсәтелгән рекламаны Интернет аша да, листовкалар рәвешендә дә таратырга, яисә йорт диварларына эләргә мөмкиннәр. Мондый очраклар турында полициягә хәбәр итәргә яисә Эчке эшләр министрлыгының сайтында мәгълүмат калдырырга кирәк.

– Наркотиклар пропагандасы һәм рекламасы өчен җаваплылык Россия Федерациясе Кодексының 6.13нче маддәсе белән каралган, – дип аңлата бу уңайдан Яшел Үзән прокуроры урынбасары Людмила Тосакова. – Физик затларга андый эшчәнлек өчен административ штраф 4тән алып 5 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта, реклама өчен кулланылган әйберләре дә конфискацияләнергә тиеш. Оешмаларның вазифаи затларына штраф суммасы 40тан алып 50 мең сумга кадәр җитә. Шәхси эшмәкәрләргә дә шул ук суммада штраф салынырга яисә җиһазлары конфисакацияләнеп, 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләре туктатылырга мөмкин. Юридик затларга тагын да катырак закон кулланыла. Штраф 800 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр җитә. Яисә эшчәнлекләре 90 тәүлеккә кадәр туктатылырга мөмкин.

Шундый гамәлләре өчен чит ил гражданнарына да 4тән алып 5 мең сумга кадәр штраф салына. Өстәвенә, штраф белән генә дә котылып булмаячак, алар Россия Федерациясе территориясеннән куып чыгарыла. Җәзаның тагын икенче төре – 15 тәүлеккә кадәр арест салыну һәм Россиядән куып чыгарылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев