Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Наратлыда иман йорты яңарды

Быел Татар Наратлысы авылында барган үзгәрешләрне күреп күңел сөенә. Әле май аенда гына Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл салынган, балалар һәм спорт мәйданчыгы ачылган иде. Инде менә изге бәйрәмнәребезнең берсе Корбан гаетен дә күңелле үзгәрешләр белән каршы алырга насыйп булды.

Биредә мәчет ачылганга 20 ел вакыт узып та киткән икән инде. Әлбәттә, бинаны гел карап, яңартып торырга кирәк. Күп нәрсәләр тузган, яраксыз хәлгә килгән. Тулысы белән иске сантехника яңасына, заманчага алыштырыла. Бу эшне башкарып чыгарга авылдашлары Айрат Зәйнуллин һәм Николай Гурьянов ярдәм күрсәткән. Николай урыс милләтеннән булса да, мәчеткә булышырга һәрвакыт атлыгып тора. “Аллаһ Тәгалә бер,  кайсы гыйбадәтханәгә изгелек кылуың мөһим түгел,” – дигән фикердә ул.

 

Алия Гаязованың язмасын узган җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев