Нәниләр ГТО тапшыра: 52нче балалар бакчасында спорт бәйрәме узды
МБОУ 52нче «Мир детства» балалар бакчасында чын спорт рухы хөкемсөрде.
Нәниләр, үзләренең тәрбиячеләреннән үрнәк алып, ГТО комплексы белән танышып, көчләрен сынап карарга булдылар.
Балалар янына тест үткәрү үзәге вәкилләре килде һәм алар өчен беренче спорт сынауларын оештырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур тырышлык һәм кызыксыну белән күнегүләр үтәделәр:
- урыннан озынлыкка сикерү;
- тупны ыргыту;
- көч күнегүләре;
- челночный йөгерү.
Бу чара спорт бәйрәме генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешенә ясалган мөһим адым да булды. Мондый очрашулар балаларда спортка мәхәббәт тәрбияли, көч, җитезлек һәм максатчанлык сыйфатларын кечкенәдән үстерә.
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев