Начар исне бетерүнең 7 ысулы
1. Суыткычны ачкач авыр ис килеп бәреләме?
6-7 төймә активлаштырылган күмер ваклап салынган савытны бер тәүлеккә суыткычка куегыз. Күмер барлык күңелгә хуш килмәгән исләрне сеңдереп алачак.
2. Термостан каксыган ис аңкыламы? Аны су белән тутырып, 5 аш кашыгы чәй содасы кушыгыз. Төнгә калдырып, аннары әйбәтләп юыгыз.
3. Ипи саклый торган савыттан озак яткан икмәк исе киләме? Савыт кырыйларын 3%лы аш серкәсенә манылган чүпрәк белән ышкыгыз, соңыннан чиста чүпрәк белән сөртегез.
4. Микродулкынлы мичтән көйгән ис киләме? Бер стакан суга 3 аш кашыгы лимон согы кушыгыз. Мичкә куеп 10 минут кайнатыгыз. Аның эче цитрусның хуш исе белән тулачак.
5. Шешәдән озак торып тынчыган су исе киләме? 3 аш кашыгы кофе куесы салып 3 сәгать тотарга кирәк. Чиста су белән юып төшергәч, бернинди ис тә калмаячак.
6. Табагыз май исен сеңдергәнме? Табаны кыздырыгыз һәм ут өстеннән алып юеш чәй төбен 2 сәгатькә җәеп салыгыз. Чәй яфраклары исне үзенә сеңдереп алачак.
7. Кием шкафыннан әллә нинди чүпрәк исе киләме? Киштәләргә 2 тәүлеккә әфлисун кабыклары куегыз, аннары яңаларына алыштырыгыз. Шкафтагы һава сафланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев