Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Музейларда – буыннар бәйләнеше

Хәзер кайсыбыз авыз тутырып, әйе, мин музейларга йөрим, дип әйтә ала икән? Бик сирәгебездер. Нигәдер әлеге «тыныч» мәдәният учреждениеләрен бик үк санга сугып бетермибез. Ә бит алар бар һәм халыкка эстетик канәгатьләнү бүләк итү хезмәтен башкаруын дәвам итә.

Яшел Үзәндә беренче музей 1980 елның 1 октябрендә ачыла. Ул - Татарстан Республикасы халык иҗаты һәм этнографиясе Милли музее филиалы. Ә 2011 елда оешкан «Яшел Үзән муниципаль районы музейлар берләшмәсе» бюджет учреждениесенә барлыгы өч: Яшел Үзән шәһәре тарихи-мәдәни мирасы музее, Константин Васильевның мемориаль музее һәм Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнографик комплексы керә. Алар булган экспонатларын тезеп куеп, берән-сәрән килеп китүчеләрне көтеп утыралар дип уйласагыз, ялгышасыз. Биредә хезмәт итүчеләрнең кул кушырып утырырга вакытлары, гомумән юк. Соңгы 2,5 ел эчендә 149 күргәзмә генә оештырылган. Алар төрле һәм бик кызыклы. Менә, мәсәлән, 1949 елдан башлап чыгарылган телевизор-радиоприемниклар коллекциясен күрәсегез киләме? Ә «Әниләребезнең уенчыклары» арасындагы, узган гасырның 50нче елларында үзегездә дә булган курчак яки машина, балачагыгызда калган хатирәләрне яңартмый калмас иде, мөгаен. Быелгы «Тропик күбәләкләр» күргәзмәсен бик аз кеше күрми калгандыр. Һәммәсен саный китсәң, махсус газета чыгарырга кирәк булыр иде. Каюм Насыйри туганы йорты да тынып тормый, һәрдаим вакытлы күргәзмәләр булып кына тора. Сара Садыйкова, Габдулла Тукайга багышланганнарын күрүчеләр үзләре өчен яңалыклар ачмый калмагандыр.
- Дөресен генә әйткәндә, бездә яшәүчеләр музейларга йөрүдән читләште. Һәм халыкны җәлеп итү өчен хезмәткәрләребез яңа инновацион эш формасына күчте. Бу - документаль фильмнар, слайдлар күрсәтеп, интерактив уеннар ярдәмендә тарих битләренә, традицияләребезгә күз салу, балалар өчен уен рәвешендә танып белү программаларында чагыла. Төрле әдәби-музыкаль чаралар, бәйгеләр уздырыла. «Музейда төн» һәм «Сәнгать төне» акцияләре өч тапкыр үткәрелде һәм һәрвакыт аншлаг! Мәсәлән агымдагы елның май аендагы «Музейда төн»гә 650 кеше килде! - дип сөйли Яшел Үзән музей берләшмәсе директоры Сабина Устинова. - Форсаттан файдаланып, халыкка мөрәҗәгать итәсем килә: әгәр дә сирәк һәм кызыклы әйберләр өегездә тузан җыеп ята икән, китерегез, без аларны бик шатланып кабул итеп алачакбыз. Хәзерге вакытта шәһәребезнең 85 еллыгына «СССРны сагыну» исемле күргәзмә әзерләнә һәм аны оештыруда сез дә катнаша аласыз. Буыннар бәйләнеше чыганагы булып торган музейларга йөрегез. Алар иртәнге 9 сәгатьтән кичке 5кәчә сишәмбедән алып шимбә көннәренә кадәр сезне көтә.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев