Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мунча яратучыларга мөһим киңәшләр

Чабынырга барганчы ике сәгать алдан ашагыз. Тик шартлаганчы түгел. Артык күп ашап яки ач карынга чабынырга ярамый, организмда җылылык алмашы бозыла.

  • Аңыгызны җуюыгыз бар яки кан басымы күтәрелергә мөмкин.
  • Пар бүлмәсендә 2-3 минут аскы киштәдә утырыгыз. Бу вакыт эчендә эссегә ияләшәчәксез. Шуннан соң гына өскә менеп утырыгыз.
  • Тәнегез төсенә игътибар итегез. Ул алсу булырга тиеш. Әгәр дә кызыл таплар барлыкка килә икән - тәнегез артык кызган дигән сүз.
  • Башыгыз белән салкын суга чумыгыз, юкса кан тамырлары кискен кысылачак. Кан башка йөгерә. Моның нәтиҗәсендә баш авыртуы һәм җилкәдән өстәрәк - авырлык. Инсульт булуы мөмкин.
  • Чабыну бүлмәсенә кереп чыгу арасында 1-2 стакан чиста яки минераллы су эчегез. Алкогольдән баш тартыгыз. Спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра, ә мунчада болай да сыеклык күп югала.
  • Пешекләнгән себерке белән чабыныгыз. Аны 15-20 минутка кайнар суда тотыгыз. Мондый массаж кан әйләнешен яхшырта, тире күзәнәкләрен сулата. Тирләгәннән соң кызуны куыгыз. Моның өчен баш очында себерке яки сөлге селкергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев