Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мунчада алган тәһарәт дөресме, кайбер чыганакларда мунча җенле урын диләр

Укучылардан килеп ирешкән сорауларга Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирүен дәвам итә.

– Җитди сәбәпләр аркасында казага калган, мәсәлән, ахшам намазын, ястү намазы җиткәч башта кайсысын укырга? Казага калганынмы, яки башта фарыз ястү намазын, аннан инде ахшамнымы?

Намаз укырга бурычлы кеше аны вакытында үтәмәгән икән, ул аны тулыландырырга тиеш. Белә торып намазны калдыру зур гөнаһ. Бухари имамы хәдисендә әйткән: «Кем дә кем намаз укырга онытса, аны бу хакта исенә төшерүгә укысын һәм аның өчен бу – иң мөһиме». Намазны җитди сәбәпсез (шәригать буенча) калдырудан тыш, бу хәлне бүтән кабатланмаска ниятләп, әлеге гөнаһтан тәүбә итү мөһим. Башта вакыты кергән намазны кылу, аннан соң казага калганын уку мөһим. Калган намазны мөмкин кадәр тизрәк кичектермичә үтәргә кирәк. Шулай ук, калганы белән вакытында укылганы арасындагы тәртипне сак­лау мәҗбүри. Мәсәлән, әгәр дә барлык биш намаз һәм витр намазлары да төшереп калдырылса, алар шул ук тәртиптә башкарыла: иртәнге, көндезге, төштән соңгы, кичке, төнге, витр намазлары вакытында.

– Мунчада алган тәһарәт дөресме? Кайбер чыганакларда мунча җенле урын диләр.

– Мунчада алган тәһарәт дөрес. Җеннәрнең булуы яки булмавы тәһарәтнең дөреслегенә йогынты ясамый. Мунчада кечкенә яисә зур йомышны үтәү рөхсәт ителми. Бу уңайдан Аллаһы Тәгаләнең илчесе (салаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Сезнең берегез дә юынып утырган урынында кече йомышын үтәмәсен. Һәм беркем дә
кече йомышын үтәгән җирдә тәһарәтләнмәсен. Чөнки күпчелек шикләр нәкъ шуның аркасында барлыкка килә дә». Юынганнан соң мунчаны чис­тартырга кирәк.

– Илдар хәзрәт, сорау­ларыбызга төгәл һәм аңлаешлы итеп җавап биргәнегез өчен зур рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев