Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мунча җене (булган хәл)

Бу вакыйга турында миңа күрше әбием – Әгъния апа Әдиятуллина сөйләгән иде.

1965-1970 елларда булган бу хәл. Ишкарда бер хатын белән бер ир яшәгән, ди. Алар икесе дә “Сигнал” дип аталган колхозда эшләгәннәр. Бер кич, шулай, хатыны иреннән иртәрәк кайткан да, мунча яккан. Өйдәге эшләрен бетергәнче, мунча да әзер булган. Ирен озак кына көткән. Төнге унике дә тулып киткән. Түзмәгән, киткән бу хатын мунчага. Ә мунчага барса, тегендә ире юынып утыра, ди!

Кергән бу хатын, иренә сораулар бирә икән. Ә ире бер сүзсез юынуын дәвам итә, ди. Теге ир су алырга торган, ә моның артыннан койрыгы чыгып тора, ди. Хатын койрыгын күреп, мунчадан чыгып йөгергән, ди. Шул вакытта капкадан ире кайтып кергән.

Бу хатын соңыннан гына аңлаган мунчада җен белән бергә утырганын. Бу хәлдән сон, хатын берүзе уникедән соң мунчага бармас булган, ди.

Эльза ХӨСНУЛЛИНА.
Илеш районы Ишкар авылында яшәүчеләрдән монда булган серле, хәтта ки куркыныч хәлләрне язып алган.

Буа кызлары

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев