Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Илендә зур бәйге, килми калмагыз

Хөрмәтле дуслар! 19 февраль көнне, 10.00 сәгатьтә, Мулла Иле мәдәният йортында, Халыкара туган тел көне уңаеннан, "ТАТАР СҮЗЕ" дип исемләнгән районкүләм бәйге уздырыла.


Барлык авылларга да бәйгенең нигезләмәсен юлланган. Ана теленә битараф булмаган, үзенең милләтен чынлап торып яраткан һәрбер кеше бу бәйгедә катнаша ала. Моның өчен бары тик razina.sayfutdinova@mail.ru почтасына гариза тутырып җибәрергә генә кирәк булачак. Яше чикләнмәгән. 4 яшьлек баладан алып, өлкән кешегә кадәр катнаша ала.

Рәхим итегез. Сезне көтеп калабыз. Нигезләмә белән безнең сайтта таныша аласыз.

Халыкара туган тел көненә  багышланган “ТАТАР СҮЗЕ” районкүләм бәйгесе турында

НИГЕЗЛӘМӘ

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү нигезенә таянып  уздырыла.

Максаты:

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәнү максатларында уздырыла.

Бурычлары:

  • иҗади эшчәнлек сәләтенә ия булган сәләтле шигырь укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;

 

  • Укучы– яшьләрдә шигъриятне өйрәнүгә кызыксыну уяту, шигырьләр аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

 

  • татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, аларның үсешенә ярдәм итү;

 

  • башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үткәрү тәртибе:

 

а) 4 яшьтән - 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
б) 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
в) 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;

 

Үткәрү урыны:

ТР Яшел Үзән муниципаль районы, Мулла Иле авылы мәдәният йорты, Центральная урамы, 17а йорты.

Вакыты:

2022 елның 19 февралендә, 10.00 сәгатьтә

 

Бәйгенең темасы:

 

 

  • Барлык татар шагыйрьләренең шигырьләре;
  • Тау ягы авыллары шагыйрьләренең шигырьләре;
  • Үзләре иҗат иткән шигырьләр;

 

Конкурсның  таләпләре:

Укучыларның чыгышы 5 минуттан артмаска тиеш.

 

Башкару осталыгын бәяләү критерийлары:

  • Сәхнәгә керү һәм чыгу, тышкы кыяфәт, жест, мимика;

 

  • Әйтелеш культурасы, дикция, интонация;

 

  • Тамашачы белән элемтә.

 

 

 

 

 

 

 

Жюри:

 

  • Комиссия тарафыннан 7 (җиде) кешедән торган жюри төзелә, ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрдән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән тора. Жюри составына рәис, рәис урынбасары һәм жюри әгъзалары керә;

 

  • Жюри утырышында кимендә 5 (биш) әгъза катнашса, ул тулы хокуклы дип санала;

 

  • Жюри карарлары коллегиаль кабул ителә. Тавышлар (баллар) саны тигез булганда, жюри рәисенең тавышы хәлиткеч була.

 

 

Конкурста катнашу өчен: 2022 елның 15 февраленә кадәр razina.sayfutdinova@mail.ru  электрон почтасына гариза җибәрүегез сорала.

 

Гариза тәртибе:

 

 

Шигырь укучының И.Ф.Ә.

 

Яше

Адресы

Шигырьнең исеме һәм авторы

 

Җитәкченең И.Ф.Ә.

 

 

Йомгаклау, бүләкләү:

  • Җюри әгъзалары биргән бәяләмәләр буенча, җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

 

  • Барлык катнашучылар да дипломга ия булачак.

 

  •  Өч һәм аннан да күбрәк бала әзерләп килгән җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылачак.

 

  • Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелмәгән мәсьәләләр, Комиссия рәисе белән килештерелеп, Оештыручы тарафыннан хәл ителә.

 

 

 

 

Жюри составы:

1.Шиһапова Илсөяр Илдүс кызы рәис, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты; сәхнә теле, дикторлык осталыгы белгече, педагогика фәннәре кандидаты.

2.Галимуллин Фоат Галимулла улы рәис урынбасары, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, танылган әдәбият белгече, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре

3. Садыйкова Илсөя Мансур кызы  - җаваплы сәркатип, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе,  “Яшел Үзән” газетасының баш мөхәррире.

Җюри әгъзалары:

1. Кәбиров Фәнис Дамир улы – Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры.

2. Яһудина Роза Илдүс кызы – Норлат урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Ветераннар советы рәисе, "Ак калфак"  Норлат хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе,

3. Хәсанова Наҗия Наил кызы – Олы Шырдан авылы мәдәният йорты җитәкчесе.

4.Касыймова Зөлфирә Хәйдәр кызы - Олы Ачасыр авылы китапханәсе җитәкчесе.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев