Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мулла Илендә туып үскән Роза Хәмидуллина: "Әтиемә сиксән җиде тулды"

СИГЕЗ, ЮК ЛА, ҖИДЕ ЕЛ ГЫНА ЯШӘГӘН КЕБЕК...

- Гомерләр диген, ә - уйларына батып, Галимулла көрсенеп куйды да, сүзен дәвам итте, - гомерем, балачакта тартып йөк ташыган "уф-алла" арбасыдай шыгырдый-шыгырдый, тәгәрәпләр үтте дә китте, - кызы белән очрашкан саен шулай дияргә ярата ул. - Сигез, юк ла җиде генә ел яшәгән кебек бу матур-якты дөньяларда, ә быел сиксән җиде яшьне тутырам дисеңме? Булмас-булмас, йәле хәзер, - диеп, тиз-тиз атлап, олы якка кереп китте. Паспортын алып чыгып: "кара әле, әниең дөресен әйтә микән", диеп, оныгына сузды. Балалары аның бишәү, онык-оныкчыклары да унберәү булган икән бит инде. Оныгы, тиз генә паспортны ачып, бабасының өметле карашыннан тизрәк котылырга теләп, туган елын укырга ашыкты:

- 10 июль, 1930 ел, шулай булгач сиксән җиде яшь була, бабай!

- Шулай диген ә! Бир паспортны, - диеп, өмете акланмаганга ачуланган сыман, тиз генә урынына илтеп куярга ашыкты. Роза, күз тия күрмәсен диеп, әтисенең җитез генә хәрәкәтләнүен күзәтә бирде. Ул һәрчак шулай, төрле сораулары белән, аны гел сөйләштереп утырырга ярата. Менә тагын:

- Әти, бабай белән әби ничек өйләнешкәннәр икән? - диеп әйтеп куймасынмы.

- Нәрсә!? Кемнәр дисең!? Әбиең белән бабаеңмы!? Ничек дип инде, кем белсен...

- Алай дисәң, тукта әле, - диеп үзе үк сөйләп тә китте Галимулла. - Әти Гыйниятулла Паратскийда эшләгән, шунда яшәгән. Ялларга гына кайта торган булган. Гыйззәтулла бабайның олы улы Насыйбулла, аннан килеп икенче улы Гыйниятулла - минем әти, тагын Хәбир, Хәбибрахман, Зәйнәп дигән балалары да була. Миннегаян әби янына кереп йөргән Гашкия апа, Гыйниятулланың ниятен Фатыйма әнигә ишеттерә: - Шул көнне, шул сәгатьтә бакча артына чыгып торсын. Әни беркемгә бер сүз әйтми, төенчеген төенләп, бакча артына чыккан. Алар артындагы урам ул вакытта булмаган. Бабай атын ерактарак туктаткан. Соңрак әни: "Ни өчен алай эшләдең" - дип сорагач, аксак түгелме икән, дип тикшереп карадым дигән. - Ә шырпы кабызып каравыңны ничек аңларга, дигән сорауга бабай, шадра түгелме икән дип, - тикшердем дип елмайган. Менә кызым, нинди сынаулар үтеп Фатыйма әни, Гыйниятулла әти белән кавыша. Шул кичтә ул Гыйззәт бабайлар йортына килен булып төшә.

- Шуннан...

- Шуннан, дип инде... Нәрсәсен сөйлисең инде... Әәә... диеп сузып, Галимулла тагын нәрсәнедер исенә төшүен белдереп куйды. - Әни гел искә ала иде. Беренче килеп кергән вакытымда өйләрендә өстәл күреп шаккаттым. - Әй, Ходаем, русча яшиләр түгелме соң болар, дип куркып куйдым, - дип. Гыйззәтулла бабайның гаиләсе ишле була бит. Башта ирләр өстәл артына утырып ашыйлар, аннан хатын-кызлар тамакларын тук итәләр. Менә шунда өстәл артында утырып ашау беренче көнне үк әбигә охшап китә. Икенче көнне, әниләренә барып, бу өстәл, урындыклар турында сөйли. Аларда яшәүче туганнан туганның улы, оста куллы Гафият абыйның күңеленә бу яңалык хуш килә. Ике-өч көн үтәме икән, ул аны Гыйниятләр өендәгедән дә матур итеп ясап та куя. Шулай итеп өстәл, урындыклар әбиләрдә дә кулланылышка керә. Бу егерме җиденче еллар булса кирәк. Чөнки абый Сәлимулла шул елда туа.

- Ә, кызым тагын бер нәрсә, диеп, Галимулла сүзен дәвам итте. - Безнең якларда урманнарда җуалар бик уңа иде. Җуа кәлҗемәләре, ләвешләре пешереп ашаталар иде. Ачлыктан да бик саклап калгандыр безне җуа ул елларда. Менә шул... Беренче улы туган елны Фатыйма әнием бер төркем хатын-кызлар белән, атларга утырып, урманга җуа җыярга баралар. Шунда агач очына тияр-тимәс очып үтүче бер җайланманы күрә болар. Җуалары да онытыла, чөнки атлар курка. Гүләп очып киткән машина тавышыннан куркынган атларны тотып торып булмый башлый. Тиз генә авылга кайтып, бу очкыч турында сөйлиләр. Бу очкыч машинаны авылдашларының бик күпләре күргән була. Аның исеме аэроплан булуын әйтәләр. Шулай, кызым, безнең якларда очкыч машиналар менә шул елларда күренә башлады, - диеп, Галимулла сүзен йомгакларга теләде.

- Йә, тагын нәрсә күңелеңдә калган инде?

- Әти Паратскийда эшләвен дәвам итә. Гаиләдә берсе артыннан икенче бала туа: Сәлимулла, аның артыннан мин, Рәхимулла, Гомәр,Сания, Саимә, Фәһимә. Бүгенгедәй хәтеремдә, миңа биш яки алты булды микән, шул вакытта абый үлде, күмгәннәрен, зиратка барганымны белмим. Ул елларда кызамык, чәчәк була торган иде. Карау, игътибар, ашау да җитмәгәндер инде. Кем белсен.... Чәчәктән бик күп балаларның битләре шадра булып калды. Шадра кешене күрсәк, әй, бу чәчәк галәмәте, дигән сүзләрне еш ишетергә мөмкин иде ул елларны. Беренче баласы үлгәч, мине әни үз әниләренә илтеп куйды. Ул вакытта Мохтар бабай мәрхүм иде инде. Әби өч ат белән, кучер булып, Свияжскидан кеше ташый. Шул елларда колхозлашу башланды. Әби аерым хуҗалыктан чыгасы килмәде. Тырыш, булдыра торган хатын иде. Әледәй хәтерлим, кыш көне килеп, әбиләрнең урыс капкаларын алып киттеләр, бары тик баганалары гына утырып калды. Анысын кыш булу сәбәпле никадәр тырышсалар да ала алмадылар. Ул капкаларны, түбән очта тегермән янында дамба аръягында бер бина бар иде, анда авыру сыерларны дәвалый торган урын иде ул, шул бинага керү өчен ишек итеп куйдылар. Күп тә үтмәде таш сарайны сүтәргә килделәр. Әби тыныч кына, күзләреннән бер яшь тамчысы да чыгармый, бары тик йөрәге белән елады булса кирәк, сүткәннәрен күзәтте, ләкин әйткән сүзеннән кире кайтмады, кермим булгач, кермим инде. Таш пулатлары, бик күп еллар, газ балоннары өләшә торган урын булып торды. Кара әле анысын син дә хәтерлисеңдер, - диеп куйды ул.

Роза Хәмидуллина-Гыйззәтуллина,

Мулла Иле.

Дәвамын сайтка урнаштырылачак киләсе битләрдән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев