Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Иле мәдәният йортында кәгазьдән чәчәк ясау буенча мастер класс үткәрделәр

Мастер-класс балаларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьлек хисе кичерергә ярдәм итте.

Мулла Иле мәдәният йорты каршында хәйрия фонды буенча эш алып баручы Болдырева Анастасия балаларга төсле гофр кәгазьдән чәчәк ясау буенча мастер класс күрсәтте.

Ул чәчәкләр ясаганда кулланырга мөмкин булган төрле кәгазьләр турында сөйләде, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте - яфраклар ясау, аларны кайчы белән кисү, ябыштыру, яфракларны җыярга һәм чәчәк бәйләмен ничек ясарга – барысын да өйрәтте. Мастер-классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәргә һәм үз куллары белән чәчәк җыярга тырышты. Мастер-класс балаларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьлек хисе кичерергә ярдәм итте. Һәр баланың кулындагы чәчәкләре якты һәм бик матур килеп чыкты. Чара ахырында Анастасия һәр балага баллы призлар өләшеп чыкты.


- Бу изге эше өчен Болдырева Анастасиягә зур рәхмәт белдерәбез, һәм яңадан яңа эшләр көтеп калабыз, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев