“Мәскәү-Казан” югары тизлекле тимер юл магистрале Казан һәм Яшел Үзән аша узарга мөмкин
«Мәскәү - Казан» югары тизлекле магистраль (ВСМ) төзү өчен җирләр Татарстан хакимияте тарафыннан әзерләнеп куелган.
Тиешле документ министрлар кабинеты сайтында бастырылган. Әзерләп кую (резервация) вакыты - 3 ел. Гомумән алганда, Казан һәм Яшел Үзәндәге 595 җир кишәрлеге әлеге төзелешкә кагылачак.
Шулай итеп, җир кишәрлекләренә ия булган кешеләр алардан чикле рәвештә файдалана алалар. Бу чикләүләр төзелешкә, мелиарация эшләре үткәрүгә дә кагыла.
Өстәп шуны әйтик, Россия тимер юллары белдерүенчә, хәзер әлеге магистральне проектлау эше дәвам итә. Шул ук вакытта, аны гамәлгә ашыру сроклары турында беркем дә анык кына әйтә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев