Мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсенә чакыра
Яшел Үзәндә 5 декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе була.
Яшел Үзәндә 5 декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе була. Чара мәшгульлек үзәгендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр узачак.
Очрашу барышында яшел үзәнлеләр шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән аралаша, эш бирүчегә үз кандидатураларын тәкъдим итә алачак. Болардан тыш, ярминкәдә катнашучыларга РФ Пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге вәкилләреннән консультация алу мөмкинлеге дә бирелә.
Вакансияләр ярминкәсе Мәшгульлек үзәгендә түбәндәге адрес буенча була: Татарстан урамы, 1нче йорт. Кызыксындырган сорауларны 8(84371)5-54-02 телефоны аша бирә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев