Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мөрәҗәгать итегез – җавап бирербез

Атна уртасында Яшел Үзәндә ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Приемда шәһәр һәм районнан 18 кеше булды.

Приемда булгач, миңа шулай тоелды: кабул итүгә килгән күп кенә гражданнар, урыннарда мәсьәлә тиешенчә хәл ителми, ә кайбер очракларда бөтенләй игътибарга да алынмый, дип уйлый. Һәм шуңа күрә аларның күбесе тагын да югарырак чиновникка приемга эләгергә тырыша.
- Прием алып барганда яки килгән мөрәҗәгатьләргә анализ ясаганда күп кенә нәрсә гражданнарның хокукый нигилизмы турында сөйли, - ди ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. - Нәкъ менә шуңа күрә дә бушлай юридик хезмәт күрсәтү һәм, аерым алганда, хокукый мәгърифәт эшебезнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Социаль хезмәтләр, КТХга кагылышлы мәсьәләләр өлкәсендә үзгәрешләр күп бит. Һәм безнең бурыч аларның һәрберсе турында аңлату.
Менә шундый мисалларның берсе. Карамалы Тауда яшәүче тыл ветераны, III төркем инвалид Әсгать Гатин (фамилиясе-исеме үзгәртелде) хатыны белән (шулай ук тыл ветераны) үз йортлары белән яшиләр. ТРның 63нче законына ярашлы рәвештә, тыл ветераннарына коммуналь хезмәтләргә тотылган чыгымның 50 проценты субсидияләштерелә. Әсгать абыйга кимрәк кайтаралар кебек тоела. Һәм ул гаделлек өчен 50 процент кына түләп барырга карар кыла.
- Сез «дөрес түгел» кебек тоелган законны үз белдегегез белән төзәтергә булгансыз. Һәркем үзе тоткан чыгымнар өчен 100 процент түләргә тиеш, бары тик аннары гына дәүләт сезгә, тыл ветераны буларак, 50 процентын кире кайтара. Әмма торак мәйданыгызның 46 кв. м икәнлеген онытасыз, сезнең категориядәге ташламага ия булучыларның социаль нормасы
18 кв. м, хатыныгыз да тыл ветераны икәнлеген исәпкә алсак, тотылган ресурсның 50 процентын бары тик 18х2=36 кв. м өчен генә кайтаралар. Шуңа күрә дә сездәге саннар туры килми, - дип аңлата эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов.
Соңыннан шул билгеле булды: җирле социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре дә аңа шуны ук аңлаткан, әмма зуррак түрәләр аңлаткач, яхшырак барып җитә ахрысы.
Шулай ук Сабурская һәм Гыйльмановка җинаять эшләрен тикшерү, торак мәсьәләләре, төрле бәхәсләр, балаларны укытуга булышу, караучысын югалту буенча пенсия алуга кагылышлы сорау­лар булды.
Шунысын билгеләргә кирәк, сорауларның бер өлешен прием вакытында хәл иттеләр. Калганнарын Рафаиль Гыйльманов һәм Сәрия Сабурская шәхси контрольгә алды.
Илсөя Завилейская
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев